Зәй офыклары

Белгечләр өлкән яшьтәгеләргә кулланучылар хокуклары турында сөйләде

Тормышта һәркайсыбызның диярлек сыйфатсыз товар сатып алу, кулланучы буларак хокукларыбыз бозылу очракларына юлыкканы бардыр. Яшьләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавапларны массакүләм мәгълүмат чаралары, аерым алганда, интернет аша җиңел генә таба алса, өлкән яшьтәге кешеләр, кирәкле мәгълүматлардан хәбәрдар булмау сәбәпле, еш кына киртәләргә очрый. Шуңа күрә нәкъ менә өлкән буын вәкилләре белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә эш алып бару бик мөһим.

Шуны истә тотып, Зәйнең “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Түбән Кама дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау буенча өлкән буын вәкилләре белән очрашу узды.  Очрашу  барышында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге нормалар һәм кагыйдәләр аңлатылды. Аларның төп өлеше сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм башкасына алыштыру, мондый товарга тап булганда дәгъва гаризалары язуга кагылышлы булды. Шулай ук яраклылык срогы чыккан товарлар сатып алганда нәрсәләр эшләргә, кайда һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында тәкъдимнәр очрашуда катнашучыларды зур кызыксыну уятты.
Эльвира Милочкина,
ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль белгече.  

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: