Зәй офыклары

Бер гасырлык гомер юлы

Шактый олы яшькә җитеп тә камил акылыңны, күңел көрлегеңне саклап калу үзе зур бәхеттер ул. Бер гасырлык гомер кичүенә карамастан, Миннегаян әбинең зиһененә күз тимәсен, үткән гомерен, хәтта бергә эшләгән кешеләрнең исемнәрен ачык итеп әйтеп бирә ала ул. Яшьлегендә күп авырлыклар кичерергә туры килсә дә, әле дә йөзеннән нур балкып тора.

Миннегаян апа 1920 елның 2 июлендә Югары Мәлем авылында Гайнетдин белән Зөлхәбирә гаиләсендә туа. Гаиләдә 11 бала була, аннан алда туган балалары барысы да, кайсы чирләп, кайсы имгәнеп, үлеп бетәләр. Шулай итеп, Минегаян баш бала булып кала. Аның өчен куркып, монысы да үлеп китә күрмәсен дип, кадерләп-саклап кына үстерәләр. Тик 13-14 яшьләрдә балачагы, рәхәт чагы тәмамлана: әнисе баладан өзлегеп авырып китә һәм урын өстенә кала. Шулай 11 ел яши әле ул. Берсеннән-берсе кечкенә  туганнарын карау, тәрбияләү үзе дә ныгып бетмәгән Миннегаян иңнәренә төшә.  Яшүсмер кыз ипиен дә баса, колхоз эшенә дә йөри, тормышны төптән җигелеп тарта. Ничек итсә итә, үзе укый алмый кала, әмма бертуганнарын барысын да укыта. Энеләре-сеңелләре өчен тырышып, җан биреп яши. Миннегаян апаның  балачагы белән беррәттән яшьлеге дә кыска була.  
Әтисе дә авырып урын өстенә калгач, аны да Миннегаяны тәрбияли.  Әле алай гына да  түгел, бертуганнарының балаларын да үстерергә, тәрбияләргә булыша ул.  Шулар өчен кайгыртып яшәп үзе кияүгә чыкмыйча да кала.  
-Гомер буе колхоз эшендә кайнадым, кайда кеше кирәк, мине шунда эшкә куштылар. Кайда гына эшләсәм дә, йөземә кызыллык китермәдем. Бик авыр заманалар иде ул. Шулай да, барысына да түздек. Без 11 бала тусак та, дүртебез генә исән-сау үсте. Хәзер инде үзем генә калдым, туганнарымны бик сагынам, -ди ул.
Илебез кичергән күп вакыйгалар – Бөек Ватан сугышы, аннан соңгы  авыр еллар, ачлык-ялангачлык Миннегаян әбинең тормышында да чагылыш таба.  Энесе Таҗетдин 1942 елда сугышка алына һәм 1945 елның 17 маена кадәр сугыш эчендә разведчик булып хезмәт итә.
Миңегаян әби гомер буе туган авылыннан аерылмый, йөз ел гомерендә аның хәтер дәфтәренә бик күп вакыйгалар язылган.  97 яшенә кадәр авылда үзе генә яшәсә, хәзер сеңлесе Закирәнең кызы Гүзәлия гаиләсе тәрбиясендә  яши.
-Безнең түти тормышта күп кыенлыклар күрсә дә, бервакытта да зарланмады. Ирләр башкара торган авыр эшләрне дә берүзе эшләде. Башкалар турында кайгыртып яшәде, бәлки шуңа күрә дә Аллаһы Тәгалә аңа озын гомер биргәндер. Ул - безнең киң күңелле һәм бик булган, чиста-пөхтә кеше. Энем Илгизәр белән безне үстерергә булышты, бик рәхмәтле без аңа. Юбилее белән котлап, сәламәтлек, тыныч картлык телибез, безне шулай сөендереп арабызда озак яшәвен телибез, - ди Гүзәлия.
Әйләнеп карасаң, ни арада гомер үтеп киткән дә ни арада йөз яшь тулган?! Миннегаян әби гомеренең бер көне, бер сәгате, хәтта бер төнен дә бушка уздырмаган. Аллаһы Тәгалә аны озын гомер белән бүләкләсә, ул кешеләргә үрнәк күрсәтерлек гамәлләр кылып яшәгән. Шуның әҗере — гомер көзендә ул якыннарының рәхмәтен тоеп, кадер-хөрмәттә гомер кичерә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: