Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Бер гасырлык соклангыч гомер узган ветеран

Зәйдә гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Моисеевага карагач күңелебездән генә: “Сөбханалла, күз тимәсен”, - дип куябыз. 15 февральдә 98 яшен билгеләп үткән мөхтәрәм зат активлыгы, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә җан атып торуы белән таң калдыра.

Ә бит аның тормыш юлы, авыр сугыш елларын яшь кыз килеш үз җилкәсендә татуы корычтай ир-егетләрне дә бөгеп салырлык. Безнең Анна Ивановна исә бәләкәй генә гәүдәсе белән һаман да алдынгылар сафында. Бер гасырлык гомер яшәгән ветеран мәктәпләргә очрашуга килгәч үтемле сүзләре, үз башыннан кичергәннәрне мисал итеп сөйләве белән иң тыңлаусыз малайларны да авыз ачып тыңларга мәҗбүр итә.
Анна Ивановна 1923 елда Зәй районының Подгорный бистәсендә туа. Яшьтәшләре кебек балачагы табигать кочагында узган кыз 19 яшендә, әле сугыш дигән төшенчәне ныгытып аңлап та бетермәгән килеш, 1942 елның июль аенда Зәй хәрби комиссариатына иптәш кызлары белән бергәләп фронтка җибәрүләрен сорап килә. Шулай итеп, Анна Моисеева белән аның тагын дүрт сыйныфташы хәрби хезмәткә алына. Махсус курслар узгач, кызлар башта олауларда – Чаллыга, пристаньнан, баржаларга утырып, Горькийга юл ала, аннан Мәскәүгә озатыла.
Ә Мәскәүдә сугыш барган вакыт. Көньякта урнашкан Белев шәһәрендә беренче чирканчыкны ала Анна.
-Фашист эшелоны өзмәс бомбага тота, җирне тетрәтеп танклар килә. Бу мәхшәрне мәңге онытасым юк. Товар вагоннарыннан чыгып, кайсыбыз кайсы якка тигәнәклеккә ташландык. Өстән үлем яуганда тигәнәк кайгысымы?! - дип искә ала Анна Ивановна.
Алар барысы да Беренче Белоруссия фронтының күчмә кыр хирургия госпиталенә шәфкать туташлары сыйфатында эләгә. Кызлар кыр госпиталендә эшләп, йөзләрчә сугышчыны аякка бастыру өчен тырыша. Кичәге чыгарылыш сыйныф укучылары, яшь кызлар иңнәренә төшкән авырлык, җаваплылыкны әйтеп-аңлатып кына да булмый.
-Кыр госпиталенә алгы сызыктан нинди генә яралыларны китерми иделәр. Аларга гангрена, столбняк өстәлә. – Ул бу турыда аеруча тетрәнеп сөйли. – Салкын канлы, батыр булырга кирәк, башкача булмый иде, – дип искә ала ул.
473нче кыр-хирургия госпитале белән Анна Моисеева Берлинга кадәр барып җитә. Белев – Кенигсберг, Балтыйк буе – Орел – Курск дугасы – Польша – Берлин юнәлешендә сугышчан юл уза.
Әле яралыларны дәвалау өстенә, шәфкать туташлары госпитальне үзләре саклый, яңа урында госпиталь оештыра, үлгән яралыларны җирли.
- Сугыш үткән урыннарда мич морҗалары гына тырпаеп тора иде. Үлгәннәр тиешенчә җирләнми, җир астыннан күренгәннәрен казып алып яңадан җирлибез. Кесәләрендәге жетоннардан кем икәннәрен ачыклап, гаиләләренә, частенә хәбәр итү җаен карыйбыз. Ә күңелгә шундый авыр, бу һәлак булган солдатларның гаиләләре өчен нинди кайгылы хәбәр җиткерәбез бит дип уйлыйбыз. Әмма аларның якыннарына каберләрен белү дә бик мөһим булу бу эшне башкарырга этәрә иде, - дип искә ала күзләре яшьләнгән ветеран.
Өстәвенә, 1942 елда кышкы салкыннарда Аннага урман чокырындагы коеларны сакларга туры килә, немецлар чишмәләрне агулыйлар. Совет солдатлары, сусауларын басам дип, харап булмасын өчен кызлар төн йокламый. Үзләре туңып, күшегеп бетсәләр дә, Анна һәм аның кебек шәфкать туташлары кое тирәсендәге постны ташламый. Моның өстенә әле кызлар тарафыннан казылган землянкаларның исәбе-хисабы булмый. Инде госпиталь оештырып, яралыларны дәвалый гына башлыйлар, “алга” дигән фәрман килүгә, янә яңа урынга, алга китеп, госпиталь коралар алар. Шул рәвешле, Анна Ивановна Берлинга кадәр барып җитә. Җиңү көннәрендә имзасын Рейхстагта калдыра.
1945 елның ахырында Анна Харьковка демобилизацияләнә. Аларның фронттан өйгә юл тотучы составын маршал Георгий Жуков шәхсән үзе озата.
Зәйгә исә ул 1946 елда кайта, 41нче Карамалы балалар йортына эшкә урнаша. Әлеге балалар йортында нинди генә милләт вәкилләре булмый!? Анна Моисеевага фронтта чакта төрле милләт вәкилләре белән аралашу азмы-күмпе телләрне отарга мөмкинлек биргән була, аның сабыйларга үз телләрендә бер сүз булса да дәшә алуы балаларны үз тирәсенә тупларга, аларның эчке халәтен аңлап эшләргә ярдәм итә. Бер елдан балаларны Казанга алып китәләр. Аннан Анна Ивановна район дәваханәсендә
шәфкать туташы булып 40 ел хезмәт куя. Ә лаеклы ялга чыккач, музей өчен сугыш темасына экспонатлар җыюда зур өлеш кертә.
Анна Моисееваның күкрәген күп медаль-орденнар бизи. Аларны санап чыгарга гына да шактый вакыт кирәк булыр иде. Ә менә шулар арасыннан II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры булуын дәлилләүче бүләк бигрәк тә кадерле аңа. «Берлинны алган өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Белоруссияне немец-фашист илбасарларыннан азат итүгә - 75 ел» медальләре һәм башка бик күп дәрәҗәле бүләкләр иясе булуы да аның курку белмәс, батыр хатын-кыз булуы турында сөйли.
Узган ел 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Казанда Татарстан Президенты «Бөек Ватан сугышында җиңүгә - 75 ел» юбилей медальләрен "Ел хатын-кызы -2020" бәйгесе җиңүчеләре булган ветеран хатын-кызларга тапшырган иде. Алар арасында Зәйнең мөхтәрәм заты, сугыш ветераны Анна Моисеева да бүләкләнде.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев