Зәй офыклары

Бер көндә өч янгын

18 - 25 апрельдә янгын хезмәте 8 чакыру алган. Шуларның 1се - "02", 1се - "04" белән хезмәттәшлек, 1се - юл-транспорт һәлакәте, 3се -янгын очрагы буенча, ә 2 чакыру нигезсез булып чыккан. Килеп чыккан янгыннарның өчесе дә 22 апрельдә теркәлә. Сармашбаш авылында бер хуҗалыкта ишегалдына өеп куелган печән кибәне яна....

18 - 25 апрельдә янгын хезмәте 8 чакыру алган. Шуларның 1се - "02", 1се - "04" белән хезмәттәшлек, 1се - юл-транспорт һәлакәте, 3се -янгын очрагы буенча, ә 2 чакыру нигезсез булып чыккан.

Килеп чыккан янгыннарның өчесе дә 22 апрельдә теркәлә. Сармашбаш авылында бер хуҗалыкта ишегалдына өеп куелган печән кибәне яна. Бәхеткә, сәламәтлегенә зыян килүче кешеләр юк. Утның каралты-курага үрләвенә дә юл куелмый. Янгын чыгуның сәбәпләрен тикшерү эше бара.

Шушы ук көнне шәһәр йортларының берсендә подъездда торучы электр щитына ут каба. Шулай ук беркемгә дә зыян килми, янгын килеп чыгуның сәбәпләрен ачыклау бара.

ШәһәрнеңТимер юл урамындагы бер хуҗалыкта төнлә каралты-курага ут кабып, мунча түбәсе, сарай яна. Килгән зыянны ачыклау, янгын сәбәпләрен тикшерү эше алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: