Зәй офыклары

Бер көнгә булса да тәмәкедән баш тартыйк

19 ноябрьне Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне итеп игълан итү тартучы кешеләргә тәмәкедән башка да тормышның матур булуын, ә тәмәкенең, киресенчә, булган проблемаларны тагын да катлауландырырга сәләтле икәнен искәртүдән гыйбарәт. 2008 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы зур чыгымнар сорамый торган урыннарда хәл итәрдәй комплекслы чаралар планы тәкъдим итте. Болар:...

19 ноябрьне Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне итеп игълан итү тартучы кешеләргә тәмәкедән башка да тормышның матур булуын, ә тәмәкенең, киресенчә, булган проблемаларны тагын да катлауландырырга сәләтле икәнен искәртүдән гыйбарәт. 2008 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы зур чыгымнар сорамый торган урыннарда хәл итәрдәй комплекслы чаралар планы тәкъдим итте. Болар: тәмәке куллануның мониторингы һәм профилактика чаралары; халыкны тәмәке кулланудан саклау; тәмәке тартуны ташлауда ярдәм тәкъдим итү; тәмәке белән бәйле куркынычлар турында кисәтү, аны рекламалауны тыю буенча таләпләрне үтәү; тәмәке продукциясенә салымнарны арттыру.

Тәмәке кулланучыларның яртысы диярлек шуның тәэсирендә килеп чыккан авырулардан үлемгә дучар була. Ел саен дөньяда тәмәке тарту белән бәйле авырулардан 6 миллион кеше үлә. Тиешле чаралар күрелмәгәндә, 2030 елга үлүчеләр саны 8 миллионнан артып китәргә мөмкин, дип чаң суга белгечләр. Бер миллиард тәмәке тартучының 80 проценты - керем дәрәҗәсе түбән булган илләрдә яшәүчеләр. Тәмәке тартучы үзен вакытыннан элек үлемгә дучар итү өстенә, гаиләгә керәсе акчаларны төтенгә әйләндерә, медицина ярдәменә чыгымнарны арттыра. Тәмәке тарта башлап, сәламәтлектә чагылыш тапканчы берничә ел үтәргә мөмкин. Шуңа алданып, бу фикер дөрес түгел дип ышанырга ярамый. Мониторинг юлы белән тәмәке куллану күләмен билгеләп, бу юнәлештә алып барылырга тиешле юнәлешләрне хәл итеп була. Яшәү дәрәҗәсе түбән дип саналган илләрнең дүрттән бере генә яшьләр һәм өлкәннәр арасында 5 елга бер мәртәбә сораштыру юлы белән мониторинг үткәрә. Бу бик аз, дип хәбәр итә белгечләр.

Икенчел тәмәке төтене дә кеше сәламәтлегенә зур зыян сала. Ресторан, офис, башка ябык биналарда тартылган сигарет, биди, кальян төтенен даими сулаудан организмга тәмәке тартучыга килгән кебек үк зыян килә. Тәмәке төтенендә 4000 төр химик матдә исәпләнә, шуларның 250се - агулы, 50се канцероген матдә буларак дәлилләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: