Зәй офыклары

“Бер мәхәббәт тарихы”

Мәхәббәт – дөньяда булган иң изге хисләрнең берсе.

Һәр йөрәк аны үзенчә аңлый, бу кешенең рухи дөньясыннан тора, билгеле.  Мәхәббәт дигәнең исемеңне, яшеңне дә сорамый, шакып та тормый, күңелеңә керә дә оялый. Һәр кешенең үз мәхәббәт тарихы бар. Һәркем мәхәббәтен үзенчә таба. Кешеләр төрле булган кебек, язмышларыбыз да бер-берсенә охшамаган. Мәхәббәткә дә һәркем үз юлы белән килә.
Бу уңайдан без газетабызда “Бер мәхәббәт тарихы” дип аталган яңа рубрика ачарга булдык. Әйдәгез, безгә үз хәтер сандыгыгызда  булган вакыйгаларны  язып җибәрегез. Язмаларда  исемнәрне үзгәртеп бирергә дә була.
Хатларны почта белән дә, электрон почта аша да (zayof@yandex.ru) җибәрергә мөмкин. Сездән хатлар, язмалар көтәбез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: