Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Бер төркем зәйлеләр өстәмә һөнәри белем алды

Өстәмә һөнәри курслары мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсезләр өчен оештырылды.

Бер төркем эшсез гаржданнар  өчен һөнәри белем бирү курслары тәмамланды. Укулар 160 академик сәгатьтә «Маникюр буенча белгеч» юнәлеше буенча үткәрелде.

Курсларны «Квалификацияне үстерү төбәк агентлыгы» өстәмә һөнәри белем бирү һәм сертификацияләү үзәге оештырды. Маникюр остасына   күпьеллык стажы булган Екатерина Чернова укытты.  Укуларны тәмамлап, хатын-кызлар үзләре өчен яңа белемнәр һәм киләчәк һөнәри эшчәнлекләрен гамәлгә ашыру өчен яңа мөмкинлекләр ачтылар.

Барлык укучыларга да яңа квалификация турында документ бирелде. Укуны тәмамлаган ханым һәм туташлар  таныклыклар  тапшыру тантанасында  оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр һәм уку процессы турында тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев