Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының берникадәр үзгәрүен хәбәр итә. Бүген, 6 майда, республикада төньяк-көнчыгыштан искән җилнең көчәюе көтелә. Көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 15-17 метрга (Казанда - 15) кадәр җитәчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр яву ихтималы да бар. Көндез Татарстанда 10-15 градус җылы булачак. Казанда...
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының берникадәр үзгәрүен хәбәр итә.
Бүген, 6 майда, республикада төньяк-көнчыгыштан искән җилнең көчәюе көтелә. Көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 15-17 метрга (Казанда - 15) кадәр җитәчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр яву ихтималы да бар.
Көндез Татарстанда 10-15 градус җылы булачак. Казанда исә 10-14 градус җылы булуы көтелә. Башкалада көчле җил, яшен булу ихтималы да бар.
7 майга каршы төндә аязучан болытлы һава торышы саклана. Көньяк районнарда яңгыр явачак. Төнге температура 2-7 градус җылы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа