Зәй офыклары

Бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшыру өчен нәрсә эшләргә?

Чыгарылыш сыйныф укучыларын БДИларга әзерләнүгә игътибарлы итү максатында Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан үзенчәлекле чаралар үткәрелә. Шуларның берсе - үткән ел унберенче сыйныфны тәмамлаган, кайсы да булса фән имтиханын 100 баллга тапшырган укучыны быелгы чыгарылышлар белән очраштыру. Бу уңайдан район мәгариф идарәсе дә мәктәпләрдә шундый очрашулар үткәрү мөһимлеген алга куйды. Шәһәрнең...

Чыгарылыш сыйныф укучыларын БДИларга әзерләнүгә игътибарлы итү максатында Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан үзенчәлекле чаралар үткәрелә. Шуларның берсе - үткән ел унберенче сыйныфны тәмамлаган, кайсы да булса фән имтиханын 100 баллга тапшырган укучыны быелгы чыгарылышлар белән очраштыру. Бу уңайдан район мәгариф идарәсе дә мәктәпләрдә шундый очрашулар үткәрү мөһимлеген алга куйды. Шәһәрнең 2нче мәктәбендә, мәсәлән, очрашуга элекке ел чыгарылышы укучысы Ирина Сергеева килде. Ирина - тарихтан 100 бал җыйган укучы.

- Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү җиңел түгел, әмма тырышлыгың нәтиҗәсендә югары балл ала алу - яхшы. Тарих буенча имтиханны мин үзем теләгән юнәлеш буенча югары белем алу нияте белән сайладым. Репетиторсыз, интернет аша өстәмә материаллардан әзерләндем имтиханнарга һәм тырышлыгын бушка китмәде: рус һәм инглиз телләреннән - 92шәр, җәмгыять белеменнән - 84, тарихтан 100 балл җыя алдым. Хәзерге вакытта Мәскәү дәүләт университетының дөнья сәясәте факультетында укыйм һәм, иң мөһиме, бюджет бүлегенә керә алдым. Быел унберенче сыйныфны тәмамлаучыларга БДИларга ныклап әзерләнергә киңәш итәм, имтиханнар белемең булганда һич авыр түгел, аннан соң фәнне кызыксынып үзең өчен өйрәнсәң, һәр яңа мәгълүмат үзеннән-үзе истә кала, - ди Ирина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: