Яңалыклар

Бердәм кабул итү көне

26 мартта Россия тикшерү комитеты Татарстан Республикасы буенча идарәсенең барлык бүлекчәләрендә гражданнарны бердәм кабул итү көне үткәрелә.

Анда төп  тема булып  хокук саклау органнары хезмәткәрләренең законсыз гамәлләре һәм медицина ярдәме күрсәтүнең тиешле дәрәҗәдә башкарылмавы билгеләнә. Мондый эчтәлектәге сораулар белән тикшерү комитеты бүлекчәләре җитәкчеләренә көндезге сәгать 3тән кичке сәгать 7гә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак. Һәр кергән сорау буенча тиз арада тиешле чаралар күреләчәк. Кабул итүгә  алдан язылу өчен Россия тикшерү комитеты Татарстан Республикасы буенча идарәсе телефоннарына шалтыратырга мөмкин:

8 (843) 221-74-14

8 (843) 221-74-57

8 (843) 221-75-27

Зәй районара тикшерү комитеты бүлеге  шәһәрнең Казанская урамы, 8нче йортында урнашкан.  Телефон: 8(855-58)2-95-09.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Бердәм кабул итү көне
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар