Зәй офыклары

«Бердәм Россия» депутатлары эше уңай бәяләнә

“Бердәм Россия” фракциясе Татарстан парламентында тулаем алганда “яхшы эшләде”. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов V чакырылыш Дәүләт Советында партия фракциясенең эш нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.

Зәй районында оешып эшләүче “Бердәм Россия” фракциясе  эшчәнлеге дә уңай бәяләнә. Агымдагы елның яртыеллыгына йомгак ясап, партиянең җирле бүлеге башкарма комитеты секретаре  Флорида Әхмәтвәлиева сөйли:
-Муниципаль районның вәкиллекле органында бер депутат фракциясе һәм 23 депутатлар төркеме эшли: шуларның 1се – шәһәрдә, 22се – авыл җирлекләрендә. Шәһәрдә депутатлар төркеменең җитәкчесе булып - Тамара Биккинина, ә авыл җирлекләрендә авыл җирлекләре башлыклары тора.
Район Советында яңа чакырылыш депутатлар фракциясе үз  эшчәнлеген 2015 елның 16 сентябрендә башлап җибәрде.  Аның җитәкчесе - Валерий Акатьев. Фракция составына 46 депутат керә.
Агымдагы периодта фракциянең бөтен эшчәнлеге еллык эш планы буенча алып барыла, аның нигезендә берничә юнәлеш ята. Алар – норматив актлар эшчәнлеге һәм  Россия һәм Татарстан Президентлары Юлламаларындагы билгеләнгән бурычларны тормышка ашыру, шулай ук социаль тотрыклылыкны тәэмин итү буенча чаралар эшләү, халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту.
Отчет чорында эшчәнлек фракциянең төп бурычларына нигезләнеп төзелде. Алар - “Бердәм Россия” сәяси партиясе җитәкче органнарын һәм партиянең җирле бүлеге карарларын тормышка ашыру, сайлаучылар наказлары буенча эшләү;  агитация-пропаганда эшендә катнашу; партиянең эшчәнлеге һәм районның социаль үсеше турында халыкны хәбәрдар итү.
Узган ел фракциянең 12 утырышы уздырылды, аларда 28 мәсьәлә каралды. Агымдагы елда узган 6 утырышта 18 мәсьәлә тикшерелде. Утырышларда сайлауларга әзерлек һәм аларны уздыру, Россия һәм Татарстан Президентлары Юлламалары, депутат төркемнәре отчетлары һәм районның социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре  каралды.
Фракция утырышларында тикшерелгән   проблемалар депутатлар каравына чыгарылган мәсьәләләргә тирәнрәк керү, бердәм позиция булдыру, сайлаучылар белән күбрәк эшләү мөмкинлеге бирә.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: