Зәй офыклары

“Бердәм Россия” сайлау штабында сайлауларны реаль вакыт режимында күзәтәләр

Бердәм сайлау көненә каршы штаб тәүлекәйләнә режимда эшләүгә күчте. "Бердәм Россия" сәяси партиясе Татарстан региональ бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерүенчә, штаб тыгыз режимда эшли. -Без җирле бүлекләр штаблары белән тыгыз элемтәдә торабыз, һәр ике сәгать саен республика халкының сайлауларда ничек катнашуы турында мәгълүмат алабыз, аларны гомумиләштереп...

Бердәм сайлау көненә каршы штаб тәүлекәйләнә режимда эшләүгә күчте. "Бердәм Россия" сәяси партиясе Татарстан региональ бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерүенчә, штаб тыгыз режимда эшли.

-Без җирле бүлекләр штаблары белән тыгыз элемтәдә торабыз, һәр ике сәгать саен республика халкының сайлауларда ничек катнашуы турында мәгълүмат алабыз, аларны гомумиләштереп Мәскәүгә җиткерә. Без элемтәдә торабыз. Безнең мәгълүматлар буенча әлегә хокук бозулар теркәлмәде. Сайлау кампаниясе оешканлык белән бара, - диде Ф. Мөхәммәтшин.

Региональ башкарма комитет хезмәткәрләре Татарстан районнарында сайлау барышы турында мәгълүматны он-лайн режимында алалар. Көн үзәгендә элемтәгә Әгерҗе, Лениногорск, Түбән Кама, Норлат, Минзәлә, Менделеевск районнары вәкилләре чыкты.

-Сайлауларда закон бозуларга юл куелмый, сайлаучыларның активлыгы югары, - диләр җирле штаб вәкилләре.

Кичен Татарстан бердәмроссиялеләре "Бердәм Россия" партиясе рәисе, РФ премьер-министры Дмитрий Медведев үткәрәчәк гомумроссия видеоконференциясендә катнашуны планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: