Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

“Бердәм Россия”дә праймериз башланды

Башлангыч тавыш бирүдә катнашу өчен Татарстанның 96 кандидаты теркәлгән.

 

Бердәм Россиядә праймериз башланды, әлеге процедура партиядән Дәүләт Думасына көзге сайлауларга кандидатлар билгеләргә ярдәм итәчәк. 24 майдан 30 майга кадәр алдан тавыш бирү онлайн-форматта pg.er.ru порталда узачак, ә референдумның соңгы көнендә, 30 майда, Татарстанда онлайн-тавыш бирү булачак. Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итә.

Татарстанда процедура ачык модель буенча оештырылган: Татарстанның теләсә кайсы сайлаучысы үзенә ошаган кандидат өчен үз тавышын бирә ала.

Башлангыч тавыш бирүдә катнашу өчен Татарстанның 96 кандидаты теркәлгән. Теркәлгән кандидатларның һәр икенчесе - 40 яшькә кадәрге граждан. Шул ук вакытта праймеризда катнашучыларның 50 проценты нинди дә булса партия әгъзалары булып тормый. Кандидатлар арасында волонтерлар, җәмәгатьчеләр, дәүләт хезмәткәрләре, укучылар, медицина хезмәткәрләре, педагоглар, бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре бар.

Дәүләт Думасына сайлауларда, шулай ук сентябрь аенда төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдәге кампанияләрдә Бердәм Россияне тәкъдим итәчәк кандидатлар исемлеге 19 июньдә партия съездында расланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев