Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Беренче көнне “Яңа гыйлем” агарту марафоны 5 миллионнан артык карау җыйды

"Яңа гыйлем" марафонының беренче көнен караучылар саны 5 миллионнан артып китте, дип хәбәр итә марафонның матбугат хезмәте. Агарту чарасы 20 майда старт алды һәм 22 майга кадәр дәвам итәчәк, аның оештыручысы – “Гыйлем” Россия җәмгыяте.

Программада фән, сәнгать, спорт, сәясәт, бизнес эшлеклеләреннән йөздән артык лекция һәм мастер-класслар каралган. Кичә - 20 майда мәйданчыкта журналист һәм телетапшырулар алып баручы Владимир Познер, Роскосмос сынаучысы Сергей Кудь-Сверчков, җәмәгать эшлеклесе һәм блогер Илья Варламов һәм башка экспертлар чыгыш ясады.

Марафонда катнашучылар социаль челтәрләрдә алган тәэсирләре белән уртаклаша башлады инде. Тамашачыларның берсе кинорежиссер Тимур Бекмамбетовның лекциясен карый һәм аның белән фото ясый алды.

“Без актуаль һәм кызыклы темалар турында фикер алыштык, һәм, әлбәттә инде, үз эшенең профессионаллары һәм бик уңай кешеләр белән аралаштык", — дип aangelinastep тәэсирләре белән инстаграмда уртаклашты.

 

Бүген, 21 майда марафонның махсус кунагы SpaceX компаниясенә нигез салучы Илон Маск булды. Шулай ук мәйданчыкта башка экспертлар катнашты.

 

22 майда марафон мәйданчыклары Россиянең 8 шәһәрендә: Мәскәү, Казан, Калининград, Сочи, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Новосибирск, Владивостокта ачылачак. Татарстандагы мәйданчыкта ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, KazanExpress генераль һәм техник директоры Кевин Ханда һәм Иннополис университеты экспертлары чыгыш ясаячак. Марафонның тулы программасы һәм онлайн-трансляцияне сайтта карарга була: http://marathon.znanierussia.ru/?utm_source=partner&utm_medium=post&utm_campaign=znanierussia.

Фото https://www.instagram.com/p/CPGcCkwDWqp/ алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев