Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Беренче майдан зәйлеләр рельс автобусында йөри алачак

Зәйдән «Алнаш» һәм «Яр Чаллы» станцияләренә барып җитәргә мөмкин булачак.

Беренче  майдан «Алнаш – Зәй – Алнаш» һәм «Зәй – Яр Чаллы – Зәй» маршрутлары буенча шәһәр яны поездлары йөриячәк, дип хәбәр итә Куйбышев тимер юлы матбугат хезмәте.

Рельс автобусы көн саен «Алнаш – Зәй – Алнаш» маршруты буенча йөриячәк. «Алнаш» вокзалыннан 05:50 сәгатьтә китеп, Зәйгә 08:16 сәгатьтә килеп иҗтәчәк. Кире Зәйдән шәһәр яны поезды 16:14 сәгатьтә китә, Алнашка 18:55 килеп җитәчәк. Маршрут буенча станцияләрдә һәм тукталыш пунктларында тукталышлар каралган.

"Зәй - Яр Чаллы - Зәй" маршруты буенча рельс автобусы «Зәй» станциясеннән 12:14 сәгатьтә кузгалачак. Чаллыга 13:40та килеп җитәчәк. Поезд кире юлга Чаллы станциясеннән 14:32 сәгатьтә китә, Зәй станциясенә 15:42 сәгатьтә килеп җитәчәк. Юлда шулай ук тукталышлар да каралган.

«Зәй» станциясе башлыгы Ирина Димитрова вокзалга 4 нче маршрут автобусы белән, ЗПСК тукталышында төшеп калып,барып җитәргә мөмкин, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, вагонда кирәкле тукталышка кадәр билетлар сатачак кондуктор булачак. "Транспортның әлеге төренә ихтыяҗ артса, тукталышлар саны артыр, мөгаен", - дип хәбәр итте станция башлыгы.

Билет сатып алганда федераль һәм региональ ташламалардан, шул исәптән мәктәп укучылары һәм студентлар өчен дә файдаланырга мөмкин булачак.

Фото http://akbash-agryz.narod.ru/ сайттыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев