Зәй офыклары

Беренче җыен Яңа шәһәр бистәсендә үтте

2019 елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау, агымдагы елга бурычлар билгеләүгә багышланган халык җыеннарының беренчесе Зәйнең 6нчы мәктәбендә узды. Бирегә Яңа шәһәр бистәсендә яшәүчеләр җыелган иде.

Очрашуның пленар өлеше башланганчы халыкка  шәһәр Советы депутатлары, төрле хезмәтләр күрсәтүче оешмалар җитәкчеләре һәм белгечләренә үзеңне борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеге тудырылды.
Очрашуны район башлыгы Разиф Кәримов алып барды. Ул җыенда катнашуыларны Зәйнең 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды, чыгышында узган ел шәһәр-районыбызның тотрыклы үсешен билгеләп үтте.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Антон Петров 2019 елда шәһәрне төзекләндерү һәм торак милекчеләре ширкәтләренең әлеге юнәлештә башкарылган эшләрен анализлады.
Тулаем шәһәр-районда, шулай ук Яңа шәһәр бистәсендә оператив хәл торышы турында район эчке эшләр бүлеге башлыгы Айдар Фәсхетдинов чыгыш ясады.
Башка еллардан аермалы буларак, быелгы җыеннарда районда сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү турында район үзәк дәваханәсе баш табибы Рим Әмиров чыгышы оештырыла. Бу очраклы түгел, чөнки 2020 ел районда Сәламәтлек саклау елы дип игълан ителде. Аның чыгышы җыеда катнашучыларда аеруча кызыксыну уятты.
Очрашуда шулай ук район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов катнашты.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: