Зәй офыклары

"Бергә гомергә” (видео)

Зәй районы Сармашбаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре халык белән эшләүнең төрле юлларын эзли. Бу ялларда алар Гашыйклар көне һәм Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарылуга 31 ел тулу уңаеннан “Бергә гомергә” дип исемләнгән истә калырдай үзенчәлекле чара оештырды.

Чарага авылның матур яшәүче, спортта, җәмәгать эшләрендә, мәдәни чараларда катнашучы, иҗат итүче   парлары чакырылды. Көрәшче Нияз Җамалиевлар, җырчы Рәшит Арсланов һәм Раушан Гыйниятуллиннар, һәрнәрсәдә актив Дәүләтбаевлар гаиләләре, Розалия Халикова, Мөнҗия Миннеханова,  шигърияте белән районда да мәгълүм Рәзилә Камалиева һ.блар чарага үзенчәлек өстәде.  Алар арасында әфганчы Риф Миннуллин тормыш иптәше Алсу белән чакырылган иде.  Чарада Рифнең урыны түрдән булып, мәдәният хезмәтәрләре Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарылуга киңрәк тукталды.  Соңыннан сүз гашыйклар темасына күчеп, әлеге көннең килеп чыгу тарихы, аның башка илләрдә ничек билгеләп үтелүе турында сөйләделәр.
Чыгышлардан соң  тамаша кунаклары –парлар өчен төрле кызыклы бәйге-уеннар да оештырылды. Иң мөһиме ул анда катнашучылар күңелендә җылы хәтирә булып кереп калыр.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: