Зәй офыклары

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмас

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алды көннәре белән яшибез. Бу уңайдан илебез, шул исәптән республика-районнарда киң колачлы эш алып барыла. Беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел...

Әлеге уңайдан агымдагы елда Югары Мәлем авылында үзара салым республика программасы буенча Бөек Ватан сугышында башларын салган авылдашлар хөрмәтенә куелган һәйкәл яны (ул биш постаменттан тора) төзекләндерелде. 400 мең сумнан артык акча аның биләмәсенә брусчатка түшәүгә киткән. Заманча материал түшәлгәч, ул тулы бер композицияне хәтерләтә. Постаментларны төзекләндерү һәм ремонтлауга, тәртипкә китерү эше алдагы елларны эшләнгән булган.  Алга таба 2020 елның язында биредә чәчәклекләр урын алачак.
Бөек Ватан сугышында башларын салган авылдашлар хөрмәтенә  әлеге һәйкәл элеккесе урынына моннан 4-5 ел элек  куелган иде.  Дүрт постаментта Югары Мәлем җирлегеннән сугыштан  кайтмаган ветераннар исеме урын алган. Әлеге җирлек Югары Мәлем, Керәшен Мәлеме, Басар, Натальевка авылларын берләштерә иде, соңгы ике авыл хәзер юк инде. Югары Мәлем җирлегеннән сугышка 297 кеше   китеп, шуларның  196сы башларын яу кырында салган. Бүгенге көндә җирлектә бер сугыш ветераны да юк. Тыл ветераннары исә алтау: алар – Наталья Пущаева, Гөлчирә Низамиева, Миңгаян Нуретдинова, Әминә Гайфуллина, Елизавета Осипова.
-Без ел саен мәдәният йортыбызда ветераннар өчен махсус  Чыршы бәйрәме оештырабыз. Анда тыл ветераннарының урыны түрдән була. Киләсе елга Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан җирлек халкын исә төрле чаралар көтә, - ди җирлек башлыгы Фәнзия Николаева.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: