Зәй офыклары

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмас1

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алды көннәре белән яшибез. Бу уңайдан илебез, шул исәптән респуб-лика, районнарда киң колачлы эш алып барыла. Беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел...

Агымдагы елда Югары Мәлем авылында үзара салым республика программасы буенча Бөек Ватан сугышында башларын яу кырында салган авылдашлар хөрмәтенә куелган һәйкәл яны (ул биш постаменттан тора) төзекләндерелде.  400 мең сумнан артык акча аның биләмәсенә брусчатка түшәүгә киткән. Заманча материал түшәлгәч, ул тулы бер композицияне хәтерләтә. Постаментларны төзекләндерү һәм ремонтлау, тәртипкә китерү эше алдагы елларны эшләнгән булган.  Алга таба - 2020 елның язында биредә чәчәклекләр урын алачак.
Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә  әлеге һәйкәл моннан 4-5 ел элек элеккесе урынына  куелган иде.  Дүрт постаментта Югары Мәлем җирлегеннән сугыштан  әйләнеп кайтмаган ветераннар исемлеге урын алган. Әлеге җирлек Югары Мәлем, Керәшен Мәлеме, Басар, Натальевка авылларын берләштерә иде, соңгы ике авыл хәзер юк инде. Югары Мәлем җирлегеннән сугышка 297 кеше  китеп,  196сына туган якларга әйләнеп кайту насыйп булмаган.  Бүгенге көндә җирлектә бер сугыш ветераны да юк. Тыл ветераннары исә алтау: алар – Наталья Пущаева, Гөлчирә Низамиева, Хәдичә Хәмидуллина,  Миңгаян Нуретдинова, Әминә Гайфуллина, Елизавета Осипова.
-Без ел саен мәдәният йортында ветераннар өчен махсус  «Чыршы бәйрәме» оештырабыз. Анда тыл ветераннарының урыны түрдән була. Киләсе елга Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан җирлек халкын исә төрле чаралар көтә, - ди җирлек башлыгы Фәнзия Николаева.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: