Зәй офыклары

Берләштерелгән рейд

Зәй юл хәрәкәте иминлеген саклау хезмәткәрләре полициянең участок вәкаләтлеләре белән берлектә кичке рейд уздырдылар.

Нәтиҗәдә саклык каешларын эләктермәүчеләр - 5, җәяүлеләр тарафыннан юл йөрү  кагыйдәсен бозуның  2 очрагы ачыкланган, шул ук вакытта “зебра”да җәяүлегә юл бирмәүчеләр дә бар. Тизлек режимын бозып хәрәкәт итүчеләр 10 теркәлгән.

- Соңгы вакытта юлларда җәяүлеләрне бәрдерү очраклары ешайды. Шуңа күрә машина йөртүчеләрдән дә, җәяүлеләрдән дә кагыйдәләрне үтәүгә  җитди карау сорала. Җәяүлеләр тәүлекнең караңгы вакытында юлга чыкканда киемнәрендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булуның төрле фаҗигаләрдән саклану чарасы икәнен исләреннән чыгармасыннар иде, - ди ЮХИДИның юл-патруль посты командиры Рөстәм Биктаһиров.

Участок вәкаләтлеләре белән ЮХИДИ инспекторларының берләштерелгән рейды 19 февральдә дә планлаштырыла. Иртәнге сәгать 6дан Зәй - Чаллы юлының Чаллыга чыгып китү урынында машина йөртүчеләрне тикшерү күздә тотыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: