Зәй офыклары

Берсе бәрдергән, икенчесе өстеннән үткән

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе идарәсе хәбәр итүе буенча, кичә - 28 ноябрьдә республикада алкогольле эчемлек кулланып руль артынган 26 кеше тоткарланган, 25 очрак юл йөрү кагыйдәләрен бозып каршы полосага чыгу белән бәйле, 33 очракта балаларны махсус җайланмаларсыз йөртү ачыкланган. Кеше үлеме белән бәйле һәлакәтләр...

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе идарәсе хәбәр итүе буенча, кичә - 28 ноябрьдә республикада алкогольле эчемлек кулланып руль артынган 26 кеше тоткарланган, 25 очрак юл йөрү кагыйдәләрен бозып каршы полосага чыгу белән бәйле, 33 очракта балаларны махсус җайланмаларсыз йөртү ачыкланган. Кеше үлеме белән бәйле һәлакәтләр дә бар. Шуларның кайберләре:

Чаллыдагы юл-транспорт һәлакәте иртәнге сәгать 6 туларга 15 минутта булган: Автозавод һәм Тынычлык проспектлары киселешендә җәяүле хатын-кыз үлгән.

"Киа Рио" белән идарә итүче ир-ат тиешсез урында юл аша чыгып килүче 77 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Шуннан соң җәяүле өстеннән "Киа Рио" артыннан килүче "Лада Калина" машинасы чыккан. Анысы белән 28 яшьлек ир-ат идарә иткән. Җәяүле алган җәрәхәтләрдән урында вафат булган.

Әлмәт районы Югары Мактама авылында "ВАЗ-2105" белән идарә итүче 1969 елгы машина йөртүче куркынычсызлык тизлекне тәэмин итми һәм капкага килеп бәрелә. Нәтиҗәдә ул һәлакәт урынында үлә.

Казан-Оренбург юлының Әлмәт районына караган өлешендә "ВАЗ-2103" машинасы белән идарә итүче шулай ук куркынычсыз тизлекне тәэмин итми һәм каршы як полосага чыгып, "КамАЗ" белән бәрелешә. Җиңел машинаны йөртүче урында үлә, ике пассажиры (берсе - бала)дәваханәгә озатыла.

Минзәләдә Мәскәү - Уфа юлында төнге сәгать 10да "КамАЗ" машинасын йөртүче тиешсез урыннан юлны чыгучы 1958 елгы җәүлене бәрдерә. Җәяүленең яктылыкны кайтаручы элементлары булмый, ул алган җәрәхәтләрдән урында үлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: