Зәй офыклары

Без – бер гаилә

Өлкәннәр көне уңаеннан Түбән Биштә "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре оештырган бәйрәм шулай дип аталды. Авылларда ялгыз яшәүче пенсионерларны бергә җыеп очрашу-аралашу үткәрүне бүлек күркәм традициягә кертте. Очрашуда социаль хезмәт күрсәтелүче ялгыз өлкәннәр дә, гаиләләре белән катнашучылар да булды. Өлкән буын вәкилләре яшьлекләрен,...

Өлкәннәр көне уңаеннан Түбән Биштә "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре оештырган бәйрәм шулай дип аталды. Авылларда ялгыз яшәүче пенсионерларны бергә җыеп очрашу-аралашу үткәрүне бүлек күркәм традициягә кертте. Очрашуда социаль хезмәт күрсәтелүче ялгыз өлкәннәр дә, гаиләләре белән катнашучылар да булды. Өлкән буын вәкилләре яшьлекләрен, хезмәт чорларын искә төшерделәр, теләп аралаштылар. Бәйрәмдә авыл җирлеге башлыгы, җирлекнең ветераннар советы рәисе, балалар да катнашты. Котлаулар, нәфис сүз, эчкерсез аралашу, баянга кушылып җырлауны эченә алган бәйрәм-очрашу анда катнашучылар күңелендә озак сакланыр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: