Зәй офыклары

“Без бергә” конкурсыннан җиңү белән

17 май көнне Сарсаз-Баграж авылыннан Мартемьяновлар гаиләсе Казанда «Без бергә» Республика балалар сәнгать фестиваленең Гала-концертында катнашып кайтты.

Иван һәм Лидия Мартемьяновлар һәм аларның кызлары Юлия керәшен халык җыры“Балтырган” җырын башкарып, конкурсның “Иҗади гаилә” номинациясендә I дәрәҗә лауреат дипломына лаек булдылар.
    Шушы ук бәйгедә Валентин Иванович һәм Лидия Ильинична Мартемьяновларның кызлары Елена да катнашып, “Нәфис сүз” номинациясендә Гран-при дипломына ия булды.
Җырлы-моңлы гаиләне уңышлары белән тәбриклибез! Аларга алга таба яңадан яңа үрләр яуларга насыйп булсын!
    Әлеге бәйгегә конкурсантларны Петр Петрович Утяганов әзерләде.

Чернова Ирина.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: