Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Без хәтергә тугры

Музей бәйгесендә катнашучы балаларның эшләре.

Югары Мәлем мәктәбе укучысы Зәйнәп Шәфигуллина - “Ерак әбием безнең йөрәкләрдә”.
“Ерак әбием Нәҗибә Әшрәп кызы Солтанова 1924 елда Кәдек авылында туа. Ул бик матур җырлый, гармунда уйный торган була. Һәрвакыт гармунын үзе белән йөртә. Сугыш башланганда ул стрелочницага укый. 1942 елда 18 яшьлек кыз Ленинградка эләгә. Кыз тимер юлда стрелочница булып эшли, хәрби поездларга юл күрсәтә. Аларга зур җаваплылык йөкләнгән була: сугыш кирәк-яраклары, хәрби техника төягән, кешеләр йөртүче поездларны кабул итү, аларны тиешле юнәлешкә җибәрү. Деподан чыгучы паровозларга килү-чыгуны тәэмин итү... Эш тәүлек әйләнәсе, теләсә нинди һава торышы астында ачык һавада. Станция фронт яны полосасында урнашкан, беренче көннәрдән үк немец авиациясенең һава бәрелешләренә дучар була”.

Ал. Бистәсе мәктәбе укучысы Анастасия Фомина – “Мираска – горур истәлек”.
“Бөек Ватан сугышында якташыбыз Егор Егоров та катнаша (1923 елда туган). Егор Фомич Бөек Ватан сугышына 1941 елның августында Кабан-Бастрык авылыннан китә, ул ятим калган була һәм туган апасы янында тәрбияләнә.
Ул 1938 елда Кабан-Бастрык мәктәбен тәмамлый һәм авыл хуҗалыгы факультетына укырга керә. 1940 елда Егор Фомич Кабан-Бастрык мәктәбендә физика укытучысы булып эшли башлый. Әмма сугыш яшь укытучының киләчәккә якты хыялларын өзә – 1941 елның 3 августында Егор Фомич үз теләге белән сугышка китә. Башка күп кенә сугышчылар кебек үк, фашизмны җиңүгә үз өлешен кертә. Ул автобиографиясендә менә болай дип яза: “1941 елның августында ирекле рәвештә армиягә киттем. 1942 елда Ленин исемендәге Ташкент пехота училищесын лейтенант званиесендә тәмамладым. Беренче сугыш чирканчыгын 1942 елның августында Ржев астында 30нчы армиянең 111нче укчылар дивизиясе составында төркем командиры вазифасында алдым, шунда беренче мәртәбә яраландым”.
Егор Фомич сугышчан батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнгән”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев