Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

«Без хәтергә тугры» дип аталган музей бәйгесендә катнашучы балаларның эшләре игътибарга лаек

Без хәтерлибез! Искә алабыз! Горурланабыз!

Үлемсез полк
6нчы мәктәп укучысы Егор Мырсиковның ерак бабасы Петр Тимофеевич Ивановка багышланган эше.

«Әнием ягыннан ерак бабам Петр Тимофеевич Иванов 1925 елның 12 июлендә Сарман районы Ләке авылында туган. Фронтка 18 яше тулгач - 1943 елның февралендә алына. Ул ефрейтор званиесендә хезмәт итә. Икенче Белоруссия фронтында взвод телефонисты була. Безнең гаилә архивында бабамның сугыш чоры фотосурәтләре сакланган. Минем алдында Петр бабамның яшь, матур, кара чәчле, кара күзле фотосы ята. Миңа хәтта аның белән без охшаш кебек тоелды».

Сәвәләй мәктәбе укучысы Диана Мингалимова - «Минем ерак бабам - Бөек Ватан сугышы ветераны».
«Минем ерак бабам Семен Андреевич Бутяев 1922 елда туган. 1935 елда 5нче сыйныфны тәмамлап, башлангыч белем ала. 1938 елда колхозга керә. Ул комбайнчы булып эшли. Бөек Ватан сугышы башлангач, Акташ хәрби комиссариаты аша хәрби хезмәткә алына. Бабама сугыштан туган якларга исән-сау кайту насыйп була, яңадан колхозда эшли башлый. 1947 елда әбием Мария Никитична белән гаилә корып яши башлыйлар. Алар 8 бала тәрбияләп үстерәләр».

1нче мәктәп укучысы Фидан Насыйров - «Әсирлеккә төшкән күршебез язмышы».
«Бөек Ватан сугышының 75 еллыгы уңаеннан интернет челтәренә бик күп видеороликлар урнаштырыла, мин аларны карарга яратам. Һәм «11 апрель - Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне» дигән реклама чыга. Күз алдында кинофильмнардан коточкыч картиналар килә, тәннәр чемердәп куя... Миңа бу рекламаны күргәч, авыр булып китте.
Нигә солдатларны әсирлеккә төшергәннәр? Ни өчен шунда ук үтермәгәннәр, ә аларны интектереп, җәфалаганнар? Башымда йөз төрле сорау... Әтием кызыксынуымны күреп, сорауларыма җавап бирде. Ул безнең күршебез булган Госман Таҗетдиновны искә алды. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны, әсирлектә булган. Госман бабайның сугыш турында хатирәләрен миңа әтием сөйләде».

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев