Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

«Без хәтергә тугры» музей бәйгесе җиңүчеләре эшләрен тәкъдим итәбез

Туган як тарихын өйрәнү музее тарафыннан укучылар арасында оештырылган «Без хәтергә тугры» дип исемләнгән бәйге җиңүчеләре язмалары белән газетабызның алдагы саннарында да таныша аласыз.

Мансур Хәсәнов исемендәге Бигеш мәктәбе укучысы Гүзәл Зыятдинова - «Бабам, мин синең белән горурланам!»
-Бабам Габделкадыйр Фәтхулла улы Фәтхуллин 1914 елның 6 июнендә Зәй районының Югары Мәлем авылында туган. Гади бер авыл малае булган ул: иген иккән, атлар көткән. Авыл малае булганга, бернинди кара эштән дә тартынып тормаган. Туп кебек, түм-түгәрәк, төптән юан чыккан егет булып үсеп җиткән. Авылның матур кызын - Бибизәкияне сөйгән яры итеп сайлап, гаилә корганнар. Бер-берсен хөрмәт итеп, дөнья мәшәкатьләренә чумып тормыш итәләр, әбием Бибизәкия авыл хатыннарына хас барлык эшләрне башкара. Кызлары Рәзинә, уллары Извар туа. Һәр туган көнгә, балаларга сөенеп яшиләр. Тик мондый бәхетле көннәр озакка сузыла алмый. 1939 елда бабам фин сугышына китә. Аңа нибары 25 яшь булган. Ә аннары бөтен дөньяны тетрәткән Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 елда тагын сугышка алына. Яраткан хатыны, ике баласы (өченче кызлары Диләрә 1941 елның июлендә туган) аны күз яшьләре белән озатып калганнар.
* * *
6нчы мәктәп укучысы Максим Мухортов - «Петр Константинович Васильевның очучы шлемы»
-Менә икенче ел инде мин мәктәп музеенда экскурсовод булып торам. Мине Васильевлар гаиләсе музейга бүләк иткән экспонат - Петр Константиновичның очучы шлемы бик кызыксындырды.
Ни өчен ул тукымадан ясалган? Чөнки мин очучы шлемнарының чын күннән ясалуын гына беләм. Күп кенә язмалар өйрәнеп, үзем өчен күп кенә яңалык ачтым. Шлемофон («шлем» һәм «фон» - сөйләүче бүрек) дип әйтү дөресрәк булып чыкты. Бу - очучының баш киеме, шәхси сак-лану чарасы, ул башны механик җәрәхәтләр-имгәнүләрдән, югары тавыштан саклый. Шулай ук аларның җәйге һәм кышкы вариантлары да бар.
Шлемофон баш формасы буенча тегелгән. Чигә һәм баш чүмече турысында каптырмаларда хлястик-лар беркетелгән, алар саклагыч күзлек, кислород маскасы өчен каралган. Шунысы кызыклы, 40нчы еллар башына шлемофоннарның бик азы гына борттагы самолет радиочелтәренә тоташтыру өчен эшләнгән була. Бары 1944 елда гына совет хәрби авиациясендә җәйге һәм кышкы күннән эшләнгән шлемофоннар кулланышка керә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев