Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

“Без хәтерлибез! Искә алабыз! Горурланабыз!” сәхифәсен башлап җибәрәбез

Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән зәйлеләр турында язмалар көтәбез

“Үлемсез полк” акциясе кысаларында тыныч имин тормышыбыз өчен көрәшкән әти-бабаларыбыз, тылда Җиңү көнен якынайтуга өлеш керткән әни-әбиләребез турында язмаларны урнаштырабыз. Бу акциягә беренче язманы редакциябезгә Рәхимҗан абый Әхмәтҗанов китерде. Әлеге актив авторыбыз район авыл хуҗалыгы тармагында тирән эз калдырган кеше булуы өстенә, әдәбият, иҗат белән дә шөгыльләнә. Шулай ук ул Бөек Ватан сугышы темасына битараф калмыйча, районыбыздан чыккан батыр йөрәкле кешеләр язмышын өйрәнеп, тарихи материаллар туплау өстендә дә эшли.


Фашистик Германияне тармар итүгә 76 ел тулуга карамастан, Бөек Ватан сугышы халык күңелендә мәңге онытылмаслык авыр хатирә булып саклана. Туган иленә карата җылы мөнәсәбәт, мәхәббәт хисләре ташып торган һәркем өчен бу шулай һәм шулай булып калачак та. Совет халкы – бүгенге буын кешеләренең әби-бабалары, ата-аналары - илебез өчен үлем белән янаган әлеге дәһшәтле сугышның барлык фаҗигаләрен, авырлыкларын үз өсләрендә күтәргән, миллионнарча совет солдаты яу кырларында илнең, киләчәк буынның азатлыгы өчен башларын салган. Әле бүген дә сугыш һәм тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына бу дәһшәтле көннәрнең ерак авазы яңгырап торган кебек.


Зәй хәрби комиссариатыннан алынган мәгълүматлар буенча, безнең районнан 11600 кеше сугышка алына, аларның 145е - хатын-кыз. Сугыш хатын-кыз өчен түгел, дисәләр дә, фронтта аларның кылган батырлыгы, каһарманлыгы алдында баш ими мөмкин түгел. 1942 елның июлендә үз теләкләре белән фронтка җибәрүләрен сорап Зәй хәрби комиссариатына килүчеләр арасында 19-20 яшьлек кызлар - Нина Карпова, Екатерина Писарева, Надежда Шарова, Зоя Лобкова, Анна Моисеева була. Кызлар күчмә хирургия госпиталендә эшләп, йөзләгән сугышчыны аякка бастыралар.


Район хәрби комиссариатыннан алынган мәгълүматлар буенча, 1895-1900 елда туган ирләрдән - 910, 1901-1905 елдагылардан - 1391, 1906-1911 елгылардан - 2423, 1912-1917 елгылардан - 2065, 1918-1923 елда туганнардан - 2632, 1924-1927 елда туган яшь егетләрдән 2179е мобилизацияләнгән. Солдатларың күбесе сугышның беренче көннәрендә үк Калуга, Тверь өлкәләрендә һәм Мәскәүне саклаганда һәлак булалар.
Зәй сугышчылары Мәскәү, Ленинград, Сталинград һәм Курский шәһәрләрендә җирләнгән. Камалышта калган Ленинградны азат иткәндә П. Назаров, П. Нәҗмиев, В. Петров, Н. Петров, М. Романов, З. Шамгунов һ.б.лар һәлак була.


Безнең батыр сугышчылар фашистик Германия җирләренә аяк басалар һәм 21 апрельдә Берлинны штурмларга дигән боерык бирелә. Совет гаскәрләре, бөтен көчне туплап, 10 көн барган сугышта зур югалтуларга дучар була. Берлин урамнарында, йортларында фашистлар көчле ныгытмалар, дзотлар төзеп, хәтта яшүсмер малайларга корал биреп, ут ачарга боерык бирелә. Каршыда күп авырлыклар булса да, Берлинның Рейхстаг бинасына җиңүнең Кызыл флагы эленә. Берлинны яулап алганда 1945 елның 2 маенда Николай Костин, Фоат Сәгыйдуллин, Сабир Кәлимуллин, Павел Юдин, Георгий Романов һәлак булалар, алар 19-21 яшьлек егетләр була.


Сугыш тәмамланды, без җиңдек дип шатланганнан соң, 6-8 июньдә Василий Степанов, Андрей Смирнов чит җирләрдә ятып калалар. Зәй районыннан чит илләрне азат иткәндә 319 кеше һәлак була, шуларның 80е - Польшада, 62се - Германиядә, 62се - Латвиядә, 24е - Эстониядә.
Бөек Ватан сугышында батырларча көрәшкән 8500 зәйле орден-медальләргә лаек була. Аксар авылыннан Гайнетдин Борһанов II-III дәрәҗә Дан ордены, ике “Батырлык” медале һәм башка медальләр белән бүләкләнә. Куш-Елгадан Кәлимулла Габитов - Александр Невский ордены кавалеры, ул Сталинградтан Будапештка кадәр барып җитә, күп шәһәрләрне азат итүдә катнашкан өчен медальләр белән бүләкләнә. Урта Баграждан Павел Краснов сугышны Сталинградтан башлап Берлинда тәмамлый, батырлыгы өчен III дәрәҗә Дан, I-II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм ул азат иткән шәһәрләр медальләренә лаек була. Шулай ук Урта Баграждан Алексей Краснов Смоленскидан Берлинга кадәр барып җитә. Ул яшь офицер була, аңа кыюлыгы һәм батырлыгы өчен I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, ике “Батырлык” һәм башка медальләр тапшырыла. Харис Зарипов - Югары Шепкә авылыннан. Ул сугышның беренче көненнән 1945 елга кадәр яу кырында була, каһарманлыгы 
өчен II дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз ордены, “Батырлык өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә. Үтәшкин авылыннан Василий Казаков 1943-1950 елларда хезмәт итә. Ул I дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм җиңү медальләренә ия була. Виктор Демьянов Бөек Ватан сугышында НКВДда эшли. Аңа 1945 елның 17 июленнән 2 августка кадәр Потсдамский конференциясе барганда сакта тору бурычы куела, ул аны намус белән үти.

Сугышның беренче көннәреннән үк Зәй шәһәр-авылларыннан 200дән артык хатын-кыз урман кисүдә, торф чыгаруда, окоп казуда, тимер юл салуда хезмәт куя. Аксардан Нурлыгаян Гыйззәтуллина, Маһиҗамал Әхмәдиева, Кабан-Бастрыктан Әүхәдиева, Миронова, Суык-Чишмәдән бертуганнар Тәгъзимә, Миндоһа Мөсагитовалар, Чыбык-лыдан апалы-сеңелле Минһаҗевалар, Рамазанова, Бигеш авылыннан Сания Латыйпова һәм башкалар бер ел ачлы-туклы эшләп авылга кайталар. Колхозларда ХТЗ тракторында, комбайнда Бигештән Хисамова, Чыбык-лыдан Нәбиуллина, Ильясова, Әхмәт, Туңылҗадан Анисимова, Макарова, Кәрәкәстән Хәбибуллина, Шакирова һәм башкалар бер таңнан икенчесенә кадәр ирләр урынына эшлиләр.
Сугыш башланганда Зәй районыннан 40 ат, 30 трактор-машина эшчеләре белән фронтка алына.
Рәхимҗан Әхмәтҗанов.

“Без хәтерлибез! Искә алабыз! Горурланабыз!” сәхифәсе өчен язмаларны, фотоларны җибәрү өчен электрон адрес: zayof@yandex.ru. Белешмәләр өчен телефон: 7-24-50, 8-9393187822 (ватсап номеры).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев