Зәй офыклары

Без - көрәшле халык

Кулымда татар көрәшенең чын ханы булып танылган Илдус Илдархановның табадан гына төшкән “Көрәш дөньясын шаулаткан батыр” исемле китабы.

Әлеге басма Минзәлә районы Яңа Маҗым авылында туып, тәүге адымнарын шул яктагы Сабантуйларда ясаган көрәшче турында. Без - спорт җанлылар аның “Олимп тавына ничек менәргә?”, “Чаңгы юллары”, “Халык һәм спорт уеннары”, “Без -көрәшле халык”, “Алты егет булганнар”, “Саба ягы көрәше” дигән китапларын укып туздырып бетердек. Якташ чаңгычы, көрәшчеләр турындагы язмаларын яттан беләбез хәтта. Алар татарның рухы, җан азыгы булып торырлык әһәмияткә ия. Нинди зур хезмәтләр... “Без - көрәшле халык” китабы өчен мәгълүматны хәтта Мәскәү китапханәләре, архивларыннан туплаган ул. Ул безнең якларда үскән, чыныгу алган. Әле дә хәтеремдә, мал табибы Гәрәй абый һәм укытучы Мәмдүдә апа Илдархановлар гаиләсе Сармашбашның аргы яктагы өйләрнең берсендә яшәде. Югары Мәлем, Кадер, Әхмәт авылларында да яшәгәннәр алар. Илдус Илдарханов атаклы Бигеш мәктәбен тәмамлаган. “Мал духтыры” һәм укытучылар ул елларда шулай районның әле бер, әле икенче авылына күчерелә торган була. Бу гаиләдә Флера, Илдус, Марат үсте. Марат белән классташлар без, әлеге гаилә белән авылдашлар булып, әле дә аралашып яшибез. Илдус Илдарханов белән исә еш Зәйдә узучы көрәш бәйгеләрендә очрашабыз. Тугры дусты фотоаппаратын асып, еш Зәйдә узучы спорт чараларына килеп, фотосурәтләрне тарих битләренә терки бара. Аннан Илдус абый татарча көрәш ярышларын, Сабантуйлардагы көрәш бәйгеләрен оста итеп алып баручы да. Чаллы Сабантуен алып барган елларына үзем дә шаһит булдым. Көрәшчеләрне келәмдә матур итеп тәкъдим итүе - үзе бер матур тамаша. Аның исә газета-журналларда басылып чыккан мәкаләләрен, көндәлек спорт хәбәрләрен көтеп ала идек.
Аның журналистика, публицистика, спорт һәм тележурналистика өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре шактый. Татарстан, Россия көрәш батырларын, көрәшнең данын дөнья күләм җиһанга таратучы спорт җанлы журналистны зәйлеләр яхшы хәтерли булыр. Татар көрәшенең бөтен нечкәлекләрен аннан да тирән өйрәнүче тагын кем бар икән?! Чабаталы көрәш мәйданын хәзерге Сабантуйлар чорына күчергән кеше бит ул. Биш гасырдан артык гомерен татар көрәшенең эчендә кайнап, татар каһарманнарын, көрәш мизгелләрен яктыртып, халкыма бүләк ясады.
Көрәшчеләр – бердәм алар, Илдус абыйга зур каза килгәндә, алар тарафыннан аңа зур ярдәм оештырылу аңа хөрмәт билгесе булды ул.
Шунысы игътибарга лаек, татар көрәше телебезне үстерүгә дә зур өлеш кертә. Гаҗәеп кызыклы әңгәмәдәш Илдус Илдарханов, очрашкач сөйләшеп сүзләр бетми безнең. Милләт җанлы, спортта да ул милли җанлы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре ул.
Мәсләх Кашапов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: