Зәй офыклары

Без кышка әзерме?

Кышка керергә дә күп калмый. Көннәр суыта бара. Синоптиклар тиздән һава температурасының тагын да төшәчәген фаразлый. Зәй кышның мондый вакытлары белән көрәшкә әзерме, кешеләр иминлеге тиешле дәрәҗәдә кайгыртылырмы?

Шәһәрне кышкы чорда кардан арындыру, юллар, тротуарлар транспорт һәм җәяүлеләр өчен һәрвакыт үтәрлек булуын тәэмин итүче һәм район юллары өчен җавап бирүче оешмаларда бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов җитәкчелегендәге комиссия эшләде. Комиссия  предприятиеләрнең кар чистартуда кулланылучы  техника төзеклеге, кадрлар белән тәэмин ителеш, кышкы чорда эш графиклары, бозлавык булган очракта юлларга сибелергә тиешле ком-тозлы катнашмалар запасы булдыру кебек мәсьәләләр белән кызыксынды.
– Безнең оешма кышын шәһәр юлларын, тротуарларны, юлларны карап торуга зур игътибар бирә. Без кышкы шартларда эшләүгә тулысынча   әзер. Ком-тоз катнашмасы һәм чиста тоз тиешле күләмдә әзерләнде. 23 берәмлек техника  һава шартлары начарлануга юлларга чыгарга әзер, -диде  шәһәр юллары өчен җаваплы оешма җитәкчесе.
-Узган атнада юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү район комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте. Анда юлларны кышкы чорда карап тоту мәсьәләсе дә тикшерелде. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хаты нигезендә  10 октябрьгә кадәр кышкы чорга барлык төр техника әзерлек сызыгына куелырга тиеш. Шәһәрдә 200 километр автомобиль юллары һәм тротурлар, районда исә 500 километр юл  исәпләнә. Авыл җирлекләре алда әйтелгән оешмалар, фермерлар белән юлларны кардан чистарту буенча килешүләр төзиләр. Безнең төп бурыч – кышкы чорны гадәттән тыш хәлләргә юл куймыйча, зәйлеләр канәгатьләнерлек итеп үткәрү, - диде Илнар Хафизов.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: