Зәй офыклары

Без профессионаллар әзерлибез!1

Зәй спорт-техник клубы (СТК) 1968 елда оеша һәм ул Иске Зәй бистәсенең Орджоникидзе урамында урнаша. Оешма актив төстә устав эшчәнлеге, “АВС” категорияле машина йөртүчеләр укыту белән шөгыльләнә.

ДОСААФ яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә, аларны Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итүгә әзерләүдә алыштыргысыз чылбыр булды һәм бу шулай булып кала да.  Бу уңайдан  зәйлеләр дә, оешма җитәкчеләре дә ныклы эш алып бара. Элекке чорлардагы кебек үк, бүгенге көндә дә патриотик тәрбия бирүдә ниндидер үзеңә файда алуны күз алдында тотмыйча, яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүчеләр булу  горурлык хисләре уята.
Спорт клубы базасында секцияләр оештырылган. 1984 елда СТК базасында мотосекцияне Ю. Н. Попенов җитәкли, спорт мотоцикллары юнәтелә. Яшьләр авылларда һәм шәһәрдә узучы бәйрәмнәрдә чыгыш ясый, башка шәһәрләрдә узган  ярышларда катнашып, призлы урыннар ала.  Ләкин еллар үтү белән техника туза, финанс яктан аны тоту кыенлаша. 1984-1990 елларда СТКның үз дельтапланы була, бу секцияне Дмитриев алып бара. Алар районның Федоровка авылы тауларыннан сикерә.  1982-1990 елларда картинг секциясен Барыков җитәкли. Бу секцияләр дә финанс кыенлыклары аркасында эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр була. Совет заманында  ату  ярышлары СТК базасында кечекалибрлы винтовкадан була, “Аҗаган”, биатлон хәрби-патриотик уеннары уздырыла.  Оешма пневматик винтовкалар,   Калашников автоматы макетлары юнәтә башлый.
2000-2004 елларда район-шәһәр мәктәпләрендә Калашников автоматы һәм винтовкадан ату буенча секцияләр оештырыла. ОБЖ һәм ОВС укытучылары укучыларны ватанпәрвәр рухта тәрбияләү юнәлешендә эш алып бара, алар тарафыннан хәрби-патриотик почмаклар, музейлар булдырыла.  Бу елларда Советлар Союзы Герое Г. Ф. Ларионов һәм Б. К. Кузнецов күчмә кубогына ярышлар һәм башка чаралар оештырыла. Бүгенге көндә  ату буенча секцияне Виктор Китов (2007 елдан) җитәкли. Радиояратучылар секциясе өчен мөһим булган радиостанцияләр, радиоалгычлар, радиотапшыргычлар, антенналар алынды.  Радиояратучылар секциясе ике яшь төркемендә алып барыла: өлкәннәр һәм яшүсмерләр. Өлкәннәр төркеме белән - А. И. Большаков, ә яшүсмерләр белән В. П.  Гиричев шөгыльләнә.
80нче еллар ахырында Татар өлкә ДОСААФ оешмасы халык арасында абруй яулый, ул көчле һәм зур оешма була. Советлар Союзы таркалу белән бәйле рәвештә ДОСААФ эшен ОСТО – Россия Федерациясе оборона спорт-техник оешмасы дәвам итә.
Оборона спорт-техник оешмасына катлаулы шартларда  – базар шартларында эшчәнлекне алып барырга туры килә.  Финанс-икътисади кыенлыкларга карамастан, ДОСААФ елдан-ел Кораллы Көчләр сафларына белгечләр әзерләү планын үтәп килә һәм  техник һөнәри кадр-лар әзерләү планын арттыра бара.
2008 елның 4 июнендә республика Президентының “Татарстан Республикасының Төбәк  оборона  спорт-техника   оешмасы - РОСТО (ДОСААФ)”      иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе  төзү турында Указы чыкты.
РОСТОны иҗтимагый дәүләт берләшмәсе итеп үзгәртү республика РОСТО җитәкчелек органнары структурасында күзәтчелек һәм башкарма функцияләрен бүлү һәм аның белән оешма идарәләре системасын камилләштерү мөмкинлеге бирде. Оборона җәмгыятен үзгәртү – ул элмә тактаны алыштыру һәм күп буыннарга билгеле булган исемне кире кайтару гына түгел. Бу - заман таләбе, бу - җаваплы һәм мөһим дәүләт мәсьәләләре, аларны хәл итү иҗтимагый-дәүләт позицияләрен ныгытуда, ветераннар тарафыннан безгә тапшырылган оборона җәмгыятен осталык мәктәбе, патриотизм һәм батырлык мәктәбе буларак яңартуда ДОСААФның алга таба күтәрелүенә булышлык итәчәк.
Еллар үтте, бүгенге көндә Зәй МО РОГО ДОСААФы - шәһәрдә үрнәк оешма. Ул - шәһәрдә  иң заманча һәм техник яктан яхшы җиһазландырылган оешмаларның берсе. ЮХИДИ таләпләренә туры килә торган автодром, яңартылган автопарк, уку-материаль базасы камилләшкән, машина йөртергә өйрәтү буенча тәҗрибәле укытучылар  һәм мастерлар безнең оешмада.
Бүген оешманың төп бурычлары булып  техник һөнәрләр буенча кадрлар, РФ Оборона министрлыгы өчен хәрби-исәп белгече буенча профессионал машина йөртүчеләр әзерләү, Автокласс программасы буенча укучылар белән эшләү, яшьләрне ватанпәрвәр рухта тәрбияләү, ату, хәрби-гамәли, спортның автомобиль төрләре, радиоспорт, су асты авы, кышкы биатлонны популярлаштыру, ГТО – спорт әзерлеге алып бару, укучылар, яшүсмерләр, яшьләр арасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау тора.   
Безнең мәктәптә ел дәвамында 500гә якын  кеше укый. Бездә В, С, СЕ; С категориясеннән В категориясенә  теоретик һәм практик  әзерләү  буенча курслар уздырыла, һәм безнең укчыларыбыз ЮХИДИда имтиханнарны уңышлы тапшыра.  Автотранспорт оешмалары машина йөртүчеләре өчен  “Юл куркынычсызлыгы турында” Федераль Закон таләпләре буенча ел саен шөгыльләр уздырабыз. Бездә бәяләр хезмәт сыйфаты белән аклана! Безнең оешма шәһәр-районда яшәүче халыкның барлык яшь категорияләре белән эшли. Мәктәп укучылары өчен белем бирү учреждениеләрендә автокласслар ачыла, аларда җиңел автомобильләрне йөртергә профессионал әзерләүдән тыш, укучылар автомногоборье буенча  хәрби-патриотик чараларда катнашу өчен тәҗрибә туплый. Кызыксынган һәм сәләтле укучыларга ТР ДОСААФ автомәктәбендә автомобиль спорты белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар.
Зәй МО РОГО ДОСААФ советы рәисе Николай Николаевич Глухов сүзләренә караганда, ДОСААФның төп кредосы – шөгыльләргә йөрүче һәр кешене сыйфатлы итеп укыту. Мәктәп укыту сәгатьләрен минимумга кадәр кыскартырга тырышмый яки курсларның практик өлешендә чыгымнарны киметми. “Ел саен юлларда йөзләгән кеше һәлак була, без автомәктәпкә нинди җаваплылык йөкләнгәнен яхшы аңлыйбыз. Шуңа күрә дә безнең укучыларыбыз материалны 100 процент үзләштерсен һәм аварияләргә туры килмәсен өчен булган  барлык мөмкинлекләрне эшкә җигәбез. Үз тормышыгызны һәм сәламәтлегегезне куркыныч астына куеп, автомобиль йөртүгә укуда экономияләгез”, - ди  автомәктәп җитәкчелеге.
Реклама хокукында.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: