Яңалыклар

Без - яшь хоккейчылар

Спорт – яшәү чыганагы.

Безнең мәктәбебездә хоккей спорты зур үсеш алып килә. Хоккей сезонын башлау мәктәп директоры Равил Минразый улы Миннегалиев, физкультура укытучысы Әбүзәр Хәйдәр улын Мөхәммәтшин, хуҗалык эшләре мөдире Илгизәр Габделхак улы Минһаҗевтан һәм укучылардан зур тырышлык һәм көч таләп итә. Боз шомалыгын тәэмин итү максатында, даими яңартып, бураннардан соң боз өстен кардан чистартып торырга кирәк. Тәнәфес вакытларында  тимераяклар кырудан боз өстендә барлыкка килгән карны чистартырга туры килә. Хезмәте ачы булса да, җимеше татлы, дигән кебек, безгә бозда шууы һәм уйнавы бик күңелле.  Ярышларны түземсезлек белән көтеп алабыз. Тимераякта узышу, дисеңме, командаларга бүленеп, хоккей ярышы уздыру, дисеңме! Алга таба да бу спорт төрләрендә мәктәбебез югары уңышларга ирешер дип ышанып калабыз.
Риназ Закиров,
Кадер мәктәбенең ХI сыйныф укучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Без - яшь хоккейчылар
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар