Зәй офыклары

Безнең дини темага телевизион тапшыру призлы урын алды

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте “Динем – Ислам, милләтем – татар” иҗади бәйгесенә нәтиҗә ясады. Бүген Казанда җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы үтте.

Әлеге бәйгедә “Зәй-информ” коллективыннан дини темага әзерләнгән телевизион тапшыру белән журналистыбыз Рәзимә Кашапова катнашты. Ул “Иң яхшы телевизион материал“ номинациясендә өченче урын алды.

Хезмәттәшебезне җиңүе белән котлыйбыз!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: