Зәй офыклары

Безнең гүзәл хатын-кызларыбыз!

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан сезне чын күңелдән котлыйм. Сезгә нык сәламәтлек, чиксез энергия, бәхет-шатлык, иминлек һәм тынычлык, һәрчак яшь, матур булып яшәвегезне телим, иң мөһиме - балаларыгыз сезне сөендереп торсын. Хатын-кыз тормышыбызга тынычлык һәм татулык алып килә, безгә кадәр яшәгән буын булдырган бөтен яхшылык, изгелекне саклый, дәвам...

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан сезне чын күңелдән котлыйм. Сезгә нык сәламәтлек, чиксез энергия, бәхет-шатлык, иминлек һәм тынычлык, һәрчак яшь, матур булып яшәвегезне телим, иң мөһиме - балаларыгыз сезне сөендереп торсын.

Хатын-кыз тормышыбызга тынычлык һәм татулык алып килә, безгә кадәр яшәгән буын булдырган бөтен яхшылык, изгелекне саклый, дәвам итә. Сез булганга гына безнең тормышыбыз мәгънәле, якты. Сезнең яратуыгыз, яклавыгыз безне яңа эшләргә рухландыра, батырлык һәм ышаныч өсти. Сезнең өчен без иң кыю адымнарга барабыз, көч җитмәстәй эшләрне башкарабыз. Сезнең күзләрдәге очкын, йөзләрегездәге елмаю - безнең тырышлыкка иң югары бәя. Шулай булмаса, уңышларыбызның мәгънәсе югалыр иде. Безнең тормышыбызны якты һәм уңайлы иткән мәрхәмәтле, юмарт күңелегез өчен рәхмәт. Сезнең күңелләрдә, хөрмәтле хатын-кызларыбыз, һәрчак яз булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: