Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

«Безнең ишегалды» программасы буенча май ахырына кадәр 297 ишегалдында эшләр башланачак

Май ахырына кадәр «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча Татарстанның 32 муниципаль берәмлегендә төзелеш эшләре башлана.

Юл эшләре буенча подрядчылар 297 ишегалдында төзекләндерү эшләренә керешәләр, дип хәбәр итә программаның матбугат хезмәте.

«Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр Казанның 86 ишегалдында старт ала, республика районнары да эштән калышмый. Түбән Кама һәм Әлмәт районнарының 42 һәм 29 ишегалларында төзекләндерү эшләре башлана, калган 29 муниципаль берәмлек тә төзелешкә чыга.

Быел «Безнең ишегалды» программасы буенча республикада 1074 ишегалды төзекләндереләчәк. Төзекләндерүнең финал схемасы булган паспортны эш башланганчы өч көн кала ишегалларында урнаштыралар һәм dvor.tatar сайтында бастыралар. Әгәр ишегалды 2022-2024 елларга исемлеккә керсә, биредә яшәүчеләр ремонт эшләрен үткәрү чиратын күзәтеп, ремонт эшләренә мөнәсәбәтләрен белдерә алалар. Моның өчен киләсе елда ремонтлана торган топ-200 ишегалды өчен тавыш бирүдә катнашырга кирәк.

«Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты буенча төзекләндереләчәк ишегаллары һәм парклары өчен тавыш бирергә мөмкин.

Тавыш бирү 30 майга кадәр ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев