Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

“Безнең ишегалды” программасы буенча Зәйнең ике ишегалдында эш бара

Зәйдә «Безнең ишегалды» президент программасы буенча эш 35 ишегалды биләмәсендә алып барылачак.

Торак-коммуналь хуҗалыгы бүленнән алынган мәгълүматлар буенча, агымдагы елда Зәйдә «Безнең ишегалды» президент программасы буенча эш 35 ишегалды биләмәсендә алып барылачак. Бу уңайдан эш башланды инде. Шунысы игътибарга лаек, агымдагы ел программасы Сарсаз-Баграж авылының өч ишегалдын да колачлый.
Бүгенге көндә Тавлин урамы 32 һәм Жуков урамының 5А йортлары ишегалларында эш бара.
Программа буенча барлык ишегалларында юл һәм тротуар булдыру яки ремонтлау, утыргыч һәм урналар урнаштыру, яктыртыкычларга терәк баганалар урнаштыру яки булганнарын төзекләндерү, куркынычсыз балалар һәм спорт җиһазлары урнаштыру һәм башка эшләр тора.
Болардан тыш, Тавлин урамының 32нче йорт ишегалдында узучы юлны зурайту һәм формалаштыру планлаштырыла. Ике ишегалдында да машина кую урыннары киңәйтеләчәк.
Якын көннәрдә башка ишегалды биләмәләрендә дә эш башланачак.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев