Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

"Безнең ишегалды" программасы буенча Татарстанның 4 мең йорт яны территориясе өчен тавыш биреп булачак

«Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерү өчен тәкъдим ителгән 4 мең 758 йорт яны территориясеннән 2022-2024 елларда иң алдан төзекләндерү өчен 200 ишегалды сайланачак.

Татарстан халкы «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерү өчен тәкъдим ителгән 4 мең 758 йорт яны территориясеннән иң алдан 2022-2024 елларда төзекләндереләчәк 200 ишегалдын сайлаячак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының стратегик проектлар белән идарә итү департаменты җитәкчесе Венера Камалова сөйләде.

«Халыкның конкрет ишегалдын сайлау мөмкинлеге бар. Барлык ишегаллары муниципаль берәмлекләр буенча бүленгән һәм адреслы күрсәтелгән. Хәзер 4 мең 758 ишегалды топ-200гә дәгъва итә, аларны 2022 елдан 2024 елга кадәр төзекләндерү планлаштырыла», — диде ул.

Бу программа буенча барлыгы биш ел эчендә 7 меңгә якын ишегалды төзекләндереләчәк. Татарстанлылар яхшыртырга кирәк булган йорт яны территорияләрен үзләре сайлый ала. Ишегалды өчен 26 апрельдән 30 майга кадәр Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталы, «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасы аша тавыш бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев