Зәй офыклары

Безнең Кирилл – беренче урында

Саранск шәһәрендә Идел буе федераль округы беренчелегенә 18 яшькә кадәрге кызлар һәм егетләр арасында җиңел атлетика ярышларында Зәй егете Кирилл Герасимов җиңү яулады.

8-9 июньдә Саранск шәһәрендә Идел буе федераль округы беренчелегенә 18 яшькә кадәрге кызлар һәм егетләр арасында җиңел атлетика ярышлары узды. Ярышларда Татарстан Республикасы командасы составында безнең “Барс” спорт мәктәбеннән Кирилл Герасимов та катнашты. Каршылыклар белән 2000 һәм 1500  метрга  йөгерүдә Кирилл беренче урынны алды. Аның тренеры – Валерий Лисов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: