Зәй офыклары

Безне нинди кыш һәм яз башы көтүе турында синоптиклар фаразлары

2020 елның октябреннән 2021 елның мартына кадәр, Татарстан территориясендә уртача айлык һава температурасы нормадан югарырак булачак. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматына таянып, "Татар-информ" МА хәбәр итә.

Метеорологлар фаразлавынча, октябрьдә уртача айлык температура 3,1 градуска тигез булачак, бу нормага туры килә. Ноябрь аенда ул 3,7 градус салкын булачак, бу нормадан югарырак.

Декабрьдә һава температурасы - 9,6, ә гыйнварда температура  -13,6 градус булачак. Һава шартлары нормага туры киләчәк.

Февраль (-12,3) һәм март (-5,7) гадәттәгедән җылырак булачак. РФ Гидрометеоүзәге белгечләре җылыту сезоны вакытында 67-69 процент ихтималы белән «Россия территориясенең күпчелек өлешендә температура фоны уртача күпьеллык күрсәткечләрдән югарырак булыр, дип көтелә», - дип фаразлый. Шул ук вакытта күпчелек төбәкләрдә алдагы алты ай 2019-2020 еллардагы аномаль җылы кыш белән чагыштырганда барыбер салкынрак булачак, дип билгеләп үтә алар.

Булган мәгълүматларга караганда, соңгы егерме елда Россия метеорологларының җылыту сезонына фаразлары 58–81 процент очракта акланды.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: