Зәй офыклары

Безнең районда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында нәрсәләр төзеләчәк? Барлык объектлар - бер сайтта.

Июнь ае башыннан “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан бүлеге яңа акция башлану турында игълан итте.

Ул “Фотоконтроль. Илкүләм проектлар-2019” дип атала. 24 июньнән исә шул уңайдан яңа сайт VMESTE.TATAR эшли башлады. Әлеге сайтта республиканың һәр кешесе үз йорты тирәсендә нинди яңа объектлар сафка басачагы турында гына белеп калмыйча, аларның тиешле срокта файдалануга тапшырылуына да ярдәм итә ала.
Дүшәмбе көнне “Бердәм Россия”нең Татарстан башкарма комитетында әлеге интернет-порталны презентацияләү булды. Бу яңа сервис “Фотоконтроль. Илкүләм проектлар-2019” акциясе кысаларында төзелүче объектларның фотоларын бер урынга туплауны тәэмин итәчәк.  
Татарстанда илкүләм проектларны тормышка ашыру өчен 2019-2021 елларда 44,6 млрд сум юнәлтеләчәк. Мәсәлән, республиканың сәламәтлек саклау өлкәсе буенча 127 объектын модернизацияләү һәм төзү өчен - 5,7 млрд сум, ә 151 мәгариф объектына (балалар бакчаларыннан тыш) 6 млрд сумга якын карала. Балалар бакчаларына килгәндә, алар “Демография” илкүләм проекты бүлегенә кертелеп, 114 объектны төзү,  үзгәртеп кору  өчен каралган бюджет 8,2 млрд сумны тәшкил итә. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия”нең Татарстан бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин белдерүенчә, мондый масштабта социаль программаларны тормышка ашыру безнең республикада әле совет чорында да, аннан соң да күрелмәде.  

– 44,6 млрд сум - әле ул илкүләм проектларны тормышка ашыру юнәлешендәге беренче этапта республикада каралган күләм. Ә бит илкүләм проектлар 2024 елга кадәр исәпләнә, димәк, бу сумма инде киләсе елда ук  тагын да артачак дигән сүз. Моңа өстәп, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру стартында ук төрле төбәкләр, халык соравы буенча эшләр исемлеген арттыру мөмкинлеге юкмы, дигән сорауны күтәрделәр. Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев моның мөмкин булуын белдерде һәм өстәмәләрне 2020 елда ук кертү ихтималын искәртте. Нәкъ менә шуның өчен дә “Бердәм Россия”нең Татарстан бүлеге республикада гамәлгә ашырылучы илкүләм проектларның гамәлгә ашырылуын контрольгә алды, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.  
   

– Бу беренче чиратта кайдагы эшләрнең тоткарлануын белеп тору өчен кирәк, - дип аңлата илкүләм проектларның тормышка ашырылышын контрольгә алу буенча республикадагы  эшче төркем җитәкчесе, ТР Дәүләт Советындагы  “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы   Татьяна Ларионова. – Икенчедән, әлеге контроль, һәр илкүләм проектның халык яшәү рәвешенә тәэсир итүен күзәтеп, алга таба илкүләм проектларга кешеләр өчен аеруча кирәкле булган объектларны кертү өчен дә бик кирәк. Шуңа да без үзебезнең партия әгъзаларына гына түгел (алар республикада 128 мең кеше), Татарстанда яшәүче һәр кешегә мөрәҗәгать итеп, актив төстә  контрольгә алынырга чакырабыз.  Ни өчен дигәндә, төзелеп, яңартылып килүче ул мәктәп, балалар бакчалары, мәдәният учаклары, медицина, спорт объектларыннан  без барыбыз бергәләп файдаланачакбыз. Әгәр дә инде республикада яшәүче барлык дүрт миллионга якын пар күз төзелеш эшләрен күзәтеп торса, аларның сыйфатлы һәм тиешле срокларда башкарылачагына шик юк.
“Фотоконтроль. Илкүләм проект-2019” акциясенең идеясе бик гади: һәркем үз йорты янәшәсендә төзелеп килүче объектны атна саен фотога төшереп, акцияне оештыручыларга np.photomat@yandex.ru  электрон адресына җибәреп бара ала. Алга таба ул фотолар VMESTE.TATAR сайтына урнаштырылачак. Ә биредә инде аны теләгән һәр кеше карап, илкүләм проектның тормышка ашырылу этабы белән таныша ала.  
Без яңа порталны карап, Зәй районының нинди илкүләм проектларда катнашуын анализладык. Мәгариф өлкәсе буенча Сәвәләй, Кадер гомумбелем бирү учреждениеләрен, Түбән Биш авылы мәктәбен төзекләндерү, сәламәтлек саклау  объектларыннан шәһәрнең үзәк дәваханәсен яңартуны дәвам итү, Гүлкин авылында фельдшер-акушерлык пункты төзү, экология буенча Иске Зәй бистәсендәге  кулланылган суны чистартып чыгару корылмаларын төзү, демография бүлегендә “Хезмәткә һәм оборонага әзер!” нормативларын үтәүгә кече спорт мәйданчыклары булдыру өчен спорт җиһазлары алу, имин һәм сыйфатлы  юл бүлегендә Чаллы-Зәй-Әлмәт автомобиль юлын төзекләндерү, торак һәм шәһәр әйләнә-тирәсе бүлегендә иҗтимагый киңлекләрне заманчалаштыру эшләре, мәдәният бүлегендә Бура-Киртә авылында күпфункцияле үзәк төзү каралган.   

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: