Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Безнең сораштыру: Зәйлеләр элмә һәм мәгълүмат такталарындагы язуларга игътибарлымы?

Элмә такта – оешма йөзе. Татарстанда татар телендә элмә һәм мәгълүмат такталарында хаталарны ачыклау буенча конкурс бара. Элмә һәм мәгълүмат такталарында язулар дөреслеккә хилафлык китермиме? Зәйлеләрдән әлеге уңайдан фикерләре белән кызыксындык.

Розалия Архипова, башкарма комитет җитәкчесенең икътисади  үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә булышлык буенча урынбасары:

- Зәй районы биләмәсендә 271 сәүдә  объекты эшли. Районда ачылучы һәр яңа объектта да икетеллелекне саклау турында аңлату эшләре алып барабыз.  Аларның барысына да таләпләр бер: элмә такта,   режим табличкалары, мәгълүмат  стендлары ике телдә дә һәм бер төрле шрифтта  булырга тиеш.  Татарстан Республикасының телләр турындагы законнарын бозу булганда, кисәтүләр ясала яки административ штраф салына.

Роза Хәнипова:

- Таләпләрдә хилафлыклар булган сәүдә объектлары очрый.  Режим табличкалары таләпләргә туры килми, дөрес язылмаган. Бу уңайдан эшне көчәйтү кирәктер.

Нәсимә Закирова:

- Әлеге уңайдан конкурс оештырылуны  кирәк дип саныйм. Анда Татарстанның барлык халкы да катнаша ала. Минем дә исәп юк түгел: элмә такталар, мәгълүмат табличкасы, топографик билгеләнеш, юл күрсәткече, торак йортларның аншлагларына еш игътибар итәм.

Илназ Салихов:

- Элмә такталар, мәгълүмат табличкалар, торак  йортлар аншлагларына бер дә игътибар иткән юк минем. Моннан соң игътибарлы булырга кирәк дип саныйм.

Валентина Иванова:

- Хаталы, дөрес язылмаган язулар шунда ук күзгә ташлана шул, аннан шуны да дөрес язмаганнар дип күңел тырналып тора. Ташка язасың икән, дөрес яз инде. Бер кат уйлаганчы җиде кат кис, дип юккә әйтмәгәннәр шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев