Яңалыклар

Безнең студентлар тагын алдынгы

Зәйнең студентлар хезмәт отряды “Сүз белән түгел, эш белән” дип исемләнгән студентлар форумында катнашты. Студентлар отрядларыннан, әлеге хәрәкәтнең ветераннары булганнардан форумга 1200ләп кеше җыелды, аларны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде.

Форум барышында “Студентлар хезмәт отряды – 2017” бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде. Зәй студентлары отряды анда хәрәкәтне тагын да җанландыру өчен 35 мең сум премия алды. Ә студентлар эшчәнлеге юнәлешендә яшьләр эшләре бүлегенең иң актив хезмәткәре буларак, Ростислав Аладышкин махсус номинациядә җиңүче булды. Ул һәм тагын актив яшьләр – Карина Удачина, Вячеслав Трефилов, Ярослав Жук, Дмитрий Феофилов республиканың төрле министрлыклары Рәхмәт хатларына ия булдылар.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Безнең студентлар тагын алдынгы
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар