Зәй офыклары

Безнең укучыларыбыз - республика конкурсы җиңүчеләре

Яшь зәйлеләр шигырь укучылар республика конкурсында җиңде.

Шәһәрнең 1, 2, 4, 6, 7нче мәктәпләре һәм Ал. Бистәсе, Түбән Биш, Сәвәләй, Поручик, Югары Шепкә авыллары мәктәпләреннән  19 укучы Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан уздырылган яшь шигырь укучылар  республика бәйгесендә катнашты. Алар арасыннан шәһәрдән Миләүшә Биктимерова,   Түбән Биштән Лиана Габделхакова,  Сәвәләйдән Дарья Усманова җиңүчеләр буларак билгеләнде һәм алар Казанда бәйге җиңүчеләрен  бүләкләү тантанасында катнашты

-Балаларны Казанда зурлап каршы алдылар, алар өчен бүләкләр дә әзерләнгән иде. Берничә баланы шигырь дә сөйләттеләр. Иң беренче булып безнең Дарья шигырь укыды.Аның сәнгатьле, матур итеп шигырь укуына бар да сокланды, - ди Дарьяның укытучысы Любовь Смирнова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: