Зәй офыклары

Безнең укытучыбыз

“Укытучыма әйтер сүзем бар” рубрикасы астында укучыларыбызның иҗади эшләрен тәкъдим итәбез. Бу язманы без шәһәребезнең 6нчы мәктәбе ХI сыйныф укучысы Анна Слепцовадан алдык.

Борынгы заманнардан ук укытучы һөнәре бик авыр, җаваплы һәм мактаулы һөнәрләрнең берсе булып саналган. Укытучы! Ә кем соң ул? Ул - сабыйны кулыннан тотып белем дөньясына алып керүче, барлык һөнәрләргә юл ачучы кеше. Киләчәктә нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучыбыз тора.
Укытучы   һөнәре  иң  игелекле һөнәрләрнең берсе, дип әйтер идем мин, чөнки укытучылар белем дөньясына ишек ачалар. Алар фикерләргә, яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәтәләр, тормышта  үз һөнәреңне һәм үз юлыңны сайларга ярдәм итәләр. Еллар узуга карамастан, укучы үзенең яраткан укытучысын онытмый, хәтерендә саклый, аны хөрмәт белән искә ала.
Мөгаен, һәр укучының яраткан укытучысы буладыр. Мин дә сезгә яраткан укытучым турында сөйләргә телим. Ул - үзебезнең татар телен, туган телебезне безгә өйрәтүче укытучыбыз – Миләүшә Мөсәвир кызы Миннегулова. Миләүшә Мөсәвировна безгә туган телебезнең матурлыгы, кайда гына яшәсәк тә, аның безгә кирәклеге турында гел искәртеп тора. Ул уздырган дәресләр кызыклы да, файдалы да. Шулай ук ул безне татар теле һәм милләте белән горурланырга өйрәтә, татар халкына карата хөрмәт хисе тәрбияли.
Миләүшә Мөсәвировна инде күп еллар шәһәрнең 6нчы мәктәбендә балаларга татар теле һәм әдәбияты укыта. Ул бездә 1нче сыйныфтан татар теле дәресләре алып бара.  Унбер ел дәвамында   безнең яраткан укытучыбыз гына түгел, киңәшчебез, якын дустыбызга әйләнде. Ул - безгә укытучы гына  түгел, ә фикердәшче дә. Без аның белән төрле темаларга сөйләшәбез. Минем уйлавымча, Миләүшә Мөсәвировна укытучы булырга балачактан ук  хыяллангандыр, чөнки мондый искиткеч укытучы булу өчен талант кирәк.
Миләүшә Мөсәвировна - йомшак күңелле, сабыр, хөрмәткә лаек укытучы. Ул үзенең йомшак мөгамәләсе белән укучыларының  күңелен яулый. Укытучыбыз барыбызга да бертөрле карашта, һәркемне тигез күрә. Һәр укытучы үз укучысының  киләчәктә уңышка ирешүен тели. Без үзебезнең кызыклы мәктәп  елларын,  яраткан дәресләребезне  һәм укытучыларыбызны сагынып искә алырбыз. Белем биргән укытучыларыбызга без  һәрвакыт рәхмәтле, алар безгә әти-әниебез кебек якын. Шуңа күрә укытучыларыбызны хөрмәт итәбез, яратабыз һәм дә авыр, ләкин мактаулы эшләрендә уңышлар телибез.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: