Башкалабыз Казан шәһәрендә «Работа молодым» форумы узды.
Форумга республиканың студент отрядларларында катнашучы 500дән артык егет-кыз җыелды.
Анда 2020 елның ноябрь-декабрь айларында узган "Россия студентлар отрядлары, алга!"дип аталган студентлар отрядлары республика конкурсына нәтиҗә ясалды.
- Конкурс программасы алты этаптан торды. Алар - студентлар отрядлары хәрәкәте ветераннары белән очрашу, агитация программасы эшләү, «Отряд дүшәмбесе» Бөтенроссия акциясендә катнашу, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләр аша үз эшчәнлеген популярлаштыру. Ә финал этабы булып Яңа ел котлауларын язу булды, - диделәр яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре.
Шунысы игътибарга лаек, форумда Зәй муниципаль районының студентлар отрядлары штабы командасы абсолют җиңүче булды һәм Гран-при отуга иреште.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз