Яңалыклар

Безнең заман герое

Шундый кешеләр бар, алар сине һәрвакыт аңлый һәм һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер, алар чит кеше кайгысына битараф түгел, башкалар бәхетенә чын күңелдән сөенә. Алар кешеләргә бары тик яхшылык кына тели, башкаларга яхшы кәеф бүләк итә, оптимизм өсти.

Риф Газизҗан улы Әхмәтҗанов – шундый кешеләрнең берсе. Аның тормыш юлы яшьтәшләренекеннән  әллә ни аерылмый. Ул - Зәй егете. Мәктәпне тәмамлагач, хәрби бурычын  стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә үти. Армиядән кайткач машина төзүчеләр техникумында белем ала. Әти-әнисе - тыйнак гади эшчеләр, уллары алдына аерым таләпләр куймыйлар, алар Рифләренең ныклы аякта басып торуына, хөрмәтле һәм лаеклы кеше булуына сөенәләр.
Хезмәт эшчәнлегенә килгәндә, Риф Газизҗанович  армия хезмәтенә кадәр, аннан соң да - 90нчы еллар урталарына кадәр янгын куркынычсызлыгы хезмәтендә, аннан ДОСААФ оешмасында инструктор булып эшли. Ул үзен белә башлаганнан бирле   аучылык белән кызыксына. Башка тәҗрибәле аучылар кебек туган як табигатендә кыргый хайваннарның, җәнлекләрнең саклануына, аларның бетүенә юл куймау-га тырыша. Аучылык азартлы шөгыль булуга карамастан,  ул закон кысаларында булып, табигатьне саклауга юнәлдерелгән булырга тиеш дип саный Риф Газизҗанович.  Кыргый хайваннар, җәнлекләрне читлектә түгел, ә иректә – табигый мохтиттә барлык кешеләр дә, аеруча балалар күрә алса, ничек яхшы булыр иде, дигән  уйлар аны “Карамалы” аучылык хуҗалыгын оештыруга этәрә.
Татарстанда беренчеләрдән булып Риф Әхмәтҗанов оештырган аучылык хуҗалыгы, чыннан да, башкаларга үрнәк булырлык. Бу – урманы да, буасы да булган тыныч урын. Корылмалар комплексы, техника җыелмасы һәм әзерлекле персонал якын-тирәдәге урманнардагы кыргый хайваннарның үрчүе  өчен барлык шартларны тудырырга ярдәм итә һәм тырыша. Шунысын да әйтергә кирәк, аграрийлар кышкы вакытта хайваннарны ашату өчен азык белән ярдәм итәләр.  Урман юлында поши, кыр кәҗәләре, кабаннарны күрергә мөмкин. Биредә селәүсеннәр дә  (рысьлар) бар, тик кыр кәҗәләренә ташланганга күрә,  аларның санын киметергә туры килә.
Риф Газизҗанович актив гражданлык позициясе дә алып бара. Ул, Поручик авыл җирлеге депутаты буларак, зур эш башкара. Моннан тыш,  хәйрияче буларак та киң җәмәгатьчелек арасында ихтирам казанды. Риф Әхмәтҗанов “Ел хәйриячесе”, “Олы йөрәкле кеше. Мөмкинлеге чикләнгән кешеләр турында кайгыртып”  республика конкурсларында җиңү яулады.
Риф Газизҗанович  2010 елда мөмкинлекләре чикләнгән балаларга реабилитация ярдәме күрсәтүдә максатчан программа төзү идеясе белән чыкты. Менә инде җиде ел дәвамында җәен физик мөмкинлеге чикле балалар әти-әниләре белән “Карамалы”  аучылык хуҗалыгына  килә, алар өчен төрле кызыклы уеннар, күңел ачулар оештырыла, алар табигать белән аралаша. Бирегә килүче балалар белән, ә алар Зәйдән генә түгел, авыл җирлекләреннән дә килә,  “Шатлык” социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге белгечләре, волонтерлар шөгыльләнә. Балалар биредә күпме шатлыклы мизгелләр кичерә! Алар махсус автопоездда хуҗалыкны әйләнеп чыга, буа буйлап көймә һәм катамараннарда йөзә, биредәге аккош, куян, кыр кәҗәләре, пошиларны күреп сөенә.
Мондый чараларның әһәмияте әйтеп аңлатып бетергесез, чөнки инвалид-балалар һәм аларның әти-әниләре физик мөмкинлек аркасында җәмгыятьтән читләшә, ә биредә алар бер-берсе белән аралаша, барысы да бертигез. Әлеге чара (балаларның аучылык хуҗалыгына барудан алып өйләренә кайтуына кадәр) шәхсән Риф Газизҗанович тарафыннан финанслана. Бу еллар дәвамында “Карамалы” аучылык хуҗалыгында 400 гаилә булды.
Болардан тыш, Риф Газизҗанович “Социаль кафе” муниципаль программасының даими спонсоры булып тора, аның ярдәмендә аз тәэмин ителгән һәм социаль яктан имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны көненә бер мәртәбә тукландыру оештырыла. Шулай ук аның ялгыз яшәүче өлкән кешеләрне кайнар аш белән тәэмин итүдә дә ярдәме зур.
Олыны-олы, кечене кече иткән, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышкан, гадел, тыйнак, әйткән сүзендә  торучы, итагатьле Риф Әхмәтҗанов күңелдә соклану хисләре уята.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Безнең заман герое
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар