Зәй офыклары

Безнекеләр булдыра!

Зәй журналистларын республика конкурсында җиңүләре белән котлыйбыз!

“Зәй офыклары” газетасы корреспонденты Рәзимә Кашапованы Зәй татар журналистикасы легендасы дисәк, арттыру булмас. Рәзимә Фәттаховна гомеренең берничә дистә елын шушы хезмәткә багышлау белән беррәттән, һөнәри конкурсларда җиңеп, районга абруй өсти. Быел ул чираттагы җиңүе белән сөендерде. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы проблемаларын иң яхшы яктыртучы республика конкурсында “Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларга капиталь ремонт турында иң яхшы материал” номинациясендә Рәзимә Кашапова җиңүче булды.
“Новый Зай” газетасы корреспонденты Айгөл Зөфәр кызы Яруллина әлеге конкурсның "Татарстан Республикасында архитектура-төзелеш проектлау өлкәсендә ирешкән казанышлар турында мәгълүмат агентлыкларында, басма матбугатта һәм челтәр басмаларында иң яхшы материал" номинациясендә җиңү яулады.
Хезмәттәшләребезне җиңүләре белән котлап, алга таба да иҗади уңышлар һәм илһам чишмәләренең саекмавын телибез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: