Зәй офыклары

Безнекеләр – өченче

Әлмәттә өч мәртәбә Советлар Союзы Герое А. И. Покрышкинның тууына 100 ел тулуга багышланган хәрби-патриотик клубларның төбәк слеты узды. Анда Бөгелмә, Баулы, Әлмәт, Лениногорск, Азнакай, Ютазы, Зәй РОСТО-ДОСААФ командалары катнашты. Ярышларда безнең РОСТО-ДОСААФ оешмасы данын 1нче мәктәпнең кадет сыйныфында укучылар яклады. Тренерлары Андрей Иванов җитәкчелегендә алар стройга тезелеп җырлау, әдәби-музыкаль...

Әлмәттә өч мәртәбә Советлар Союзы Герое А. И. Покрышкинның тууына 100 ел тулуга багышланган хәрби-патриотик клубларның төбәк слеты узды. Анда Бөгелмә, Баулы, Әлмәт, Лениногорск, Азнакай, Ютазы, Зәй РОСТО-ДОСААФ командалары катнашты. Ярышларда безнең РОСТО-ДОСААФ оешмасы данын 1нче мәктәпнең кадет сыйныфында укучылар яклады. Тренерлары Андрей Иванов җитәкчелегендә алар стройга тезелеп җырлау, әдәби-музыкаль композиция башкару, ату, хәрби-спорт уеннарында, интеллектуаль викторинада көч сынашты. Нәтиҗәдә безнең шәһәр командасы өченче урынга лаек булды. Ә менә интеллектуаль викторина номинациясендә зәйлеләргә тиңнәр булмады.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: