Зәй офыклары

"Безнең Заман" фестивалендә катнашучылар Зәйгә җыелды

Зәйдә 12-13 октябрьдә «Безнең Заман» эшче яшьләр фестиваленең төбәк туры үтте. Анда Кама аръягыннан 7 район командалары катнашты. Ике көн дәвамында командалар “Энергетик” Мәдәният сарае сәхнәсендә мәртәбәле жюрига иҗади осталыкларын күрсәтте. Ә гала-концерт иң яхшы чыгышлардан тәкъдим ителде.

Әлеге мәдәни чара 2013 елда «Созвездие-Йолдызлык» төбәк яшьләр җәмәгать оешмасы тәкъдимендә, республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән ул вакытта Спорт һәм яшьләр эшләре буенча министрлык теләктәшлегендә башланып киткән. Татарстан Президенты тарафыннан хуплау тапкан. «Наше время – Безнең заман» фестиваленең быелгысы «2019 ел – Эшче яшьләр елы» шигаре астында уза.  Моннан алты ел элек оештырыла башлаган фестиваль республика сәнәгать оешмаларының яшь хезмәткәрләренә һөнәри эшчәнлек белән бергә иҗади яктан ачылу мөмкинлеге бирә. Үзешчән артистлар башта Әлмәт, Зәй, Чаллы һәм Казан зоналарында чыгыш ясый. Казанда 13-14 ноябрьдә – финал, ә гала-концерт 16 ноябрьгә планлаштырылган. Фестивальдә 18-35 яшьләрдәге үзешчән артистлар иҗат сәләтләрен күрсәтә.
Зәйнең эшче яшьләр командалары әлеге фестивальдә өченче елын катнаша. 2018 ел нәтиҗәләре буенча  безнең җыелма команда 2нче урын яулаган иде. Бүген Зәй муниципаль районы территориясендә 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге 14899 кеше яши, 5881 эшче яшь кеше тырыш хезмәте белән районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертә. Алар - район иҗтимагый тормышында, иҗатта да активлар. “Безнең заман” фестиваленең быелгы турында да зәйлеләр иң яхшы чыгышлары белән сөендерде. Фестивальнең төбәк туры гала-концерты “Энергетик” Мәдәният сараенда узды. 

- Безнең яшьләребез хезмәт урыннарында да, сәнгатьтэ дә алдынгы. Яшь кеше һәрнәрсәдә өлгер булырга тиеш. Без исә иң-иңнәрне һәрвакыт районыбыз сәхнәсендә күрергә әзер, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов,  фестивальдә катнашучыларны сәламләп. 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: