Зәй офыклары

Бүген - 1 декабрьдә 2019 ел өчен милек салымнарын түләү срогы чыга

Фатир, йорт, төзелеп бетмәгән йортлар, җир участоклары һәм транспорт чаралары булган гражданнар милек салымнарын түләргә тиеш.

Россия Федераль салым хезмәтенең «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисыннан файдаланучыларга салым уведомлениеләре электрон формада сервис аша килде. Сервиска тоташтырылмаган салым түләүчеләргә салым белдерүләре почта аша җибәрелде.

Милек салымнарын өйдән чыкмыйча гына, «Налоги ФЛ» мобиль кушымтасы, «Физик зат салым түләүченең шәхси кабинеты» һәм «Физик затларның салымнарын һәм пошлиналарын түләү» электрон сервислары ярдәмендә түләргә мөмкин. Моның өчен банк картасы реквизитларын кертү яки Россия Федераль салым хезмәтенең партнер-банкларының берсе онлайн-сервисыннан файдалану да җитә. Моннан тыш, салым түләү кәгазендә күрсәтелгән QR - яки штрих-код буенча, банкта, УИН (исәпләүләрнең уникаль идентификаторы) күрсәтелгән, җирле администрация кассаларында, почта аша яки күпфункцияле үзәктә түләргә мөмкин.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәрнамәдә күрсәтелгән салымнарны вакытында түләмәсә, киләсе көннән, ягъни иртәгәдән  2 декабрьдән башлап, бурыч көн саен пенялар исәпләү хисабына үсәчәк, дип искәртә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: