Зәй офыклары

Бүген - 1 июльдә Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Гомумроссия тавыш бирү көне

Илебез халкы зур тарихи вакыйгада катнаша. 1 июльдә Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Гомумроссия тавыш бирүе уза.

Тавыш бирүдә алданрак, сайлау көненә 6 көн кала катнашырга мөмкин иде. Шәһәр-районыбызда яшәүчеләрнең күпчелеге бу мөмкинлектән файдаланды.  Әлеге илкүләм кампанияне уздырда шәһәрдә - 20, авыл җирлекләрендә 44 тавыш бирү участогы эшли. 1 июль чәршәмбегә туры килсә дә, ул ял көне буларак игьлан ителде.
Тавыш бирүчеләр өчен санитар дистанция булдыру өчен, участокка килүчеләр һәм аннан чыгучылар бүленә. Һәр кергән кешенең тән температурасын контактсыз градусник белән үлчәнә. Шулай ук  куллар өчен антисептиклар куелган. Бюллетень алганда участок комиссиясе әгъзасының кулына бирмичә генә шәхси документны күрсәтергә кирәк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: